Давытның мәдхиясе. Җыр.
24 Җир һәм җир йөзендәге бар нәрсә,
Җир һәм анда яшәүчеләр — Йәһвәнеке.+
2 Ул җирне диңгезләр өстенә нык урнаштырган+
Һәм елгалар өстенә нык беркеткән.
3 Йәһвәнең тавына кем менә ала?+
Аның изге урынына кем күтәрелә ала?
4 Эшләре тел тидергесез һәм йөрәге саф кеше,+
Минем гомерем белән ялган ант бирмәүче
Һәм алдап ант итмәүче кеше.+
5 Ул Йәһвәдән фатихалар алыр,+
Коткаручысы Аллаһы күзендә тәкъва дип табылыр.+
6 Бу — Аллаһыны эзләүчеләрнең,
Синең хуплавыңны эзләүчеләрнең буыны, и Ягъкуб Аллаһысы. (Села)
7 Капка башлары, күтәрелегез;+
Борынгы ишекләр, ачылыгыз,
Данлыклы Патша керсен!+
8 Бу данлыклы Патша кем ул?
Кодрәтле һәм куәтле Йәһвә,+
Сугышта тиңе булмаган Йәһвә.+
9 Капка башлары, күтәрелегез,+
Борынгы ишекләр, ачылыгыз,
Данлыклы Патша керсен!
10 Бу данлыклы Патша кем ул?
Гаскәрләр Иясе Йәһвә, ул — данлыклы Патша.+ (Села)