Давытның мәдхиясе.
26 И Йәһвә, хөкем ит мине, чөнки мин сафлыгым юлыннан йөрдем.+
Сиңа мин, Йәһвә, икеләнмичә таяндым.+
2 И Йәһвә, тикшер, сына мине.
Яшерен уйларымны һәм йөрәгемне сафландыр.+
3 Чөнки синең тугры мәхәббәтең һәрвакыт минем алдымда,
Һәм мин синең хакыйкать юлыңнан йөрим.+
4 Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм,+
Чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим.
5 Мин явыз бәндәләр өерен нәфрәт итәм,+
Бозыклар белән аралашып утырудан баш тартам.+
6 Гаепсез булуымны күрсәтеп, кулларымны юармын
Һәм мәзбәхең тирәли әйләнеп чыгармын, и Йәһвә.
7 Моны рәхмәт сүзләре яңгырасын өчен,+
Гаҗәеп эшләреңне игълан итәр өчен эшләрмен.
8 Йәһвә, мин синең яшәгән йортыңны+ —
Синең даның торган урынны яратам.+
9 Мине гөнаһ кылып йөрүчеләр белән бергә себереп түкмә,+
Гомеремне рәхимсез кешеләрнеке белән бергә өзмә,
10 Аларның куллары хурлыклы эшләрдә катнаша,
Уң куллары ришвәт белән тулы.
11 Мин исә сафлыгым юлыннан йөрермен.
Коткар мине һәм илтифат күрсәт миңа.
12 Аягым тигез җирдә тора,+
Зур җыелышта мин Йәһвәне мактармын.+