Зәбур
Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе.
3 Авызыннан чыккан сүзләре зарарлы һәм алдавыч,
Яхшы эшләр кылу өчен кирәкле төшенүчәнлеге инде юк.
4 Ул хәтта ятагында да явыз ниятләр корып ята.
Аның аягы яхшы юлда тормый,
Ул начар булганны кире какмый.
И Йәһвә, син кешене дә, җанварны да саклыйсың.*+
7 И Аллаһы, синең тугры мәхәббәтең шундый кыйммәтле!+
Канатларыңның күләгәсе астында адәм балалары сыеныч таба.+
8 Алар йортыңдагы чиксез юмартлыгыңнан туйганчы эчә,+
Син аларны үзеңнең игелек дәрьясыннан эчерәсең.+
10 Тугры мәхәббәтеңне үзеңне белгәннәргә,+
Тәкъвалыгыңны йөрәге намуслы булганнарга күрсәтүдән туктама.+
11 Тәкәббер кешеләргә мине таптарга ирек куйма,
Явыз бәндәләргә мине куып җибәрергә ирек бирмә.