Зәбур
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шаулдан мәгарәгә качып киткән чакта язган мәдхиясе.+
57 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, илтифатлы бул,
Чөнки синдә мин сыеныч табам;+
Бәлаләр үтеп киткәнче, канатларың астында сыеныч табам.+
2 Мин Аллаһыга — Ходай Тәгаләгә —
Минем хакка бәлаләрне бетерүче Аллаһыга эндәшәм.
3 Ул күктән ярдәм җибәреп, мине коткарачак.+
Тешләре белән миңа ябышучының ниятләрен җимерәчәк. (Села)
Аллаһы үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтәчәк.+
4 Арысланнар мине уратып алдылар,+
Мине йотарга теләүче кешеләр арасында ятарга мәҗбүрмен,
Аларның тешләре — сөңгеләр һәм уклар,
Телләре — үткен кылыч.+
Алар юлыма чокыр казыды,
Әмма үзләре анда егылып төште.+ (Села)
Мин сиңа мактау җыры җырлармын.
Мин таңны уятырмын.+