Зәбур
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шау́л аны үтерергә дип аның йортын* күзәтергә кешеләр җибәргәч язган мәдхиясе.+
3 Менә, алар яшерен урыннан миңа ташланырга тора,+
Көчлеләр миңа һөҗүм итә,
Ләкин баш күтәргәнем я гөнаһ кылганым өчен түгел,+ и Йәһвә.
4 Яманлык эшләмәсәм дә, алар йөгерешеп килә, һөҗүм итәргә әзерләнә.
Мин чакырганда күтәрел һәм миңа күз карашыңны юнәлт.
5 Чөнки син, Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә — Исраил Аллаһысы.+
Уян һәм барлык халыкларны тикшер.
Явыз хыянәтчеләрнең берсенә дә мәрхәмәт күрсәтмә.+ (Села)
10 Миңа тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы миңа ярдәмгә килер,+
Аллаһы ярдәме белән мин дошманнарыма тантана белән карармын.+
11 Үтермә аларны, юкса халкым моны онытыр.
Көч-куәтең белән аларны адаштырып йөрт,
Аларны егып сал, и калканыбыз Йәһвә.+
12 Авызларындагы гөнаһы, телләрендәге сүзе өчен,
Әйткән ләгънәтләре һәм ялганнары аркасында
Үз горурлыклары тозагына эләксеннәр.+
Алар Аллаһының Ягъкуб өстеннән һәм бөтен җир өстеннән хакимлек иткәнен белсен.+ (Села)