Давытның Яһүд чүлендә чакта язган җыры.+
63 И Аллаһы, син — минем Аллаһым, сине эзлим мин.+
Җаным сиңа сусый.+
Суы булмаган коры һәм кибеп беткән җирдә+
Сине көтә-көтә зарыгып беттем мин.
2 Шуңа мин изге урыннан сиңа күз салдым,
Синең көч-куәтеңне һәм даныңны күрдем.+
3 Чөнки синең тугры мәхәббәтең яшәүдән дә яхшырак,+
Минем телем сине данлар.+
4 Гомерем буе сине мактармын,
Кулларымны югары күтәреп, исемеңне чакырырмын.
5 Җаным иң яхшы һәм иң затлы ризыкка туена,
Шуңа күрә мин сине шатлык авазы белән мактармын.+
6 Ятагымда сине исемә төшерәм,
Төннәрен синең турында уйланып ятам.+
7 Чөнки син ярдәмчем минем,+
Канатларың күләгәсендә мин шатланып кычкырам.+
8 Җаным сиңа ябышкан,
Синең уң кулың мине ныклап тотып тора.+
9 Ә җанымны эзләүчеләр
Җир астына төшәрләр.
10 Алар кылычтан кырылыр,
Шакалларга азык булыр.
11 Патша исә Аллаһыда сөенеч табар.
Аның белән ант иткән һәр кеше куанып шатланыр,
Чөнки ялган сөйләүчеләрнең авызлары ябылыр.