Чыгыш
31 Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2 «Менә, мин Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне+ сайладым.+ 3 Мин аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем биреп, аны үземнең изге рухым* белән сугарырмын. Ул һәртөрле һөнәрдә, 4 төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыруда, алтын, көмеш һәм бакыр эшкәртүдә, 5 ташларны эшкәртеп кысаларга утыртуда+ һәм агачтан һәртөрле әйберләр ясауда оста булыр.+ 6 Шулай ук мин аңа ярдәмче итеп Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабны+ билгелим һәм бөтен осталарга* күбрәк осталык бирәм, шунда алар мин сиңа боерган бар эшләрне эшли алыр:+ 7 очрашу чатырын,+ шаһитлек сандыгын,+ аны каплау өчен капкачны,+ шулай ук чатырның бар кирәк-яракларын, 8 шул исәптән өстәлне+ һәм аның савыт-сабасын, саф алтыннан ясалган шәмдәлне һәм аның бар әйберләрен,+ фимиам мәзбәхен,+ 9 корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бар кирәк-ярагын, чан һәм аның аскуймасын,+ 10 нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне, Һарун рухани өчен изге киемнәрне һәм аның улларына руханилар булып хезмәт итү өчен киемнәрне,+ 11 изге майны һәм изге чатыр өчен хуш исле фимиамны.+ Алар мин сиңа боерган бар эшләрне башкарыр».
12 Йәһвә Мусага тагын болай диде: 13 «Исраиллеләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: „Сез Шимбәләремне* һичшиксез тотарга тиеш,+ чөнки бу — мин сезнең белән төзегән килешү билгесе. Бу билге минем сезне изгеләндерүче Йәһвә икәнлегемне буыннан-буынга исегезгә төшереп торачак. 14 Сез Шимбә көнен тотарга тиеш, чөнки ул сезнең өчен изге.+ Шимбә турындагы канунны бозган һәркем үтерелергә тиеш. Берәрсе ул көнне нинди дә булса эш эшләсә, шул кеше* юк ителергә тиеш.+ 15 Алты көн эшләгез, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне.+ Ул Йәһвә өчен изге. Шимбә көнне эшләгән һәркем үтерелергә тиеш. 16 Исраиллеләр Шимбә көнен тотсын. Алар Шимбә көнен буыннан-буынга тотарга тиеш. Бу — гасырларга төзелгән килешү. 17 Шимбә — мин Исраи́л халкы белән төзегән килешүнең үзгәрмәс билгесе,+ чөнки Йәһвә алты көн эчендә күк белән җирне барлыкка китерде, ә җиденче көнне ул эшләүдән туктады һәм ял итә башлады“».+
18 Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлагач, Аллаһы аңа үз кулы* белән+ язган таш такталар — ике шаһитлек тактасы бирде.+