Ишагыя
1 Аму́з улы Ишагыянең*+ Яһүд патшалары Узия́,+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Яһүд белән Иерусалим турындагы күренеше:+
3 Үгез — үзенең хуҗасын,
Ишәк үз хуҗасының утлыгын яхшы белә.
Алар — җинаятьләре авыр булган халык,
Явыз кешеләр токымы, бозык балалар.
5 Тагын кай җирегезгә сугарга, бертуктаусыз фетнә күтәрүчеләр?+
Бөтен башыгыз яралы,
Ә йөрәгегез авыру бит.+
6 Баштан аякка кадәр зарарланмаган урыныгыз юк.
Анда җәрәхәтләр, бәрелгән урыннар һәм ачык яралар,
Алар чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май белән йомшартылмаган.+
7 Җирегез ташландык хәлгә китерелгән.
Шәһәрләрегез утта яндырылган.
Чит ил кешеләре күз алдыгызда җирегезне йота.+
Ул чит ил кешеләре талаган буш җиргә охшаш.+
8 Кыз Сио́н йөзем бакчасындагы куыш сыман,
Кыяр басуындагы алачык сыман,
Камап алынган шәһәр кебек калдырылган.+
9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә безгә берникадәр кеше исән калдырмаган булса,
Без Сәдү́м кебек булып китәр идек
Һәм Гамурага охшар идек.+
11 «Китергән күпсанлы корбаннарыгыздан миңа ни файда?+ — ди Йәһвә.—
Сез яндыру корбаннары итеп китергән сарык тәкәләреннән+ һәм симертелгән хайваннарның маеннан+ мин туйдым.
Яшь үгезләрнең,+ сарык бәрәннәренең һәм кәҗә тәкәләренең+ каны+ мине сөендерми.
Сездән моны кем таләп итә?+
13 Файдасыз икмәк бүләкләрен бүтән китермәгез.
Сезнең фимиам минем өчен җирәнгеч.+
Сез яңа ай+ һәм Шимбә көннәрен+ үткәрәсез, җыелышлар җыясыз.+
Сез изге җыелышларыгызны оештырасыз һәм шул ук вакыт сихерчелек белән шөгыльләнәсез+ — мин моңа түзеп тора алмыйм.
14 Мин сезнең яңа ай көннәрегезне һәм бәйрәмнәрегезне нәфрәт итәм.
Алар минем өчен йөк булып китте.
Аларны күтәреп йөрүдән арыдым.
Сезнең кулларыгыз канга баткан.+
16 Юыныгыз, үзегезне чистартыгыз,+
Минем алдымнан яман эшләрегезне алып куегыз,
Начарлык эшләүдән туктагыз.+
18 «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк,— ди Йәһвә+.—
Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да,
Алар кардай ак булып китәр.+
Куе кызыл тукыма кебек булса да,
Алар йон кебек ак булып китәр.
20 Әмма тыңларга теләмәсәгез һәм фетнә күтәрсәгез,
Кылычтан һәлак булырсыз,+
Чөнки бу — Йәһвә авызыннан чыккан сүз».
21 Ничек тугры шәһәр+ фахишәгә әйләнде соң?+
Ул гаделлек белән тулы иде.+
23 Синең мирзаларың үҗәт, алар караклар белән эш итә.+
Аларның һәрберсе ришвәт ярата һәм бүләкләр эзләп йөри.+
24 Шуңа күрә Раббы, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,
Исраилнең Кодрәтле Аллаһысы болай ди:
«Менә! Мин үземә каршы килүчеләрдән котылырмын
Һәм дошманнарымнан үч алырмын.+
25 Мин сине җәзалармын,
Бөтен пычрагыңны селте белән чистарткандай эретеп чыгарырмын
Һәм бар катнашмаларыңны бетерермен.+
Шуннан соң син Тәкъвалык шәһәре, Тугры шәһәр дип аталырсың.+
Икесе дә бергә кабынып китәр,
Аларны сүндерерлек беркем табылмас».