Ишагыя
3 Менә Раббы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә —
Иерусалимнан һәм Яһүдтән һәрбер таянычны һәм ризыкны,
Бөтен икмәкне һәм суны алып куяр.+
2 Ул шулай ук гайрәтле ир-атны һәм гаскәрине,
Хөкемчене һәм пәйгамбәрне,+ күрәзәчене һәм өлкәнне,
3 Иллебашын,+ зур түрәне һәм киңәшчене,
Оста сихерчене һәм оста тылсымчыны алып куяр.+
Малай олы кешене хурлар,
Кадерсез кеше хөрмәтле кешене санга сукмас.+
6 Һәркем үз атасының йортындагы кардәшен тотып алып, болай дияр:
«Синең япанчаң бар — безнең башлыгыбыз бул.
Бу хәрабәләр өемен үз җитәкчелегең астына ал».
7 Ләкин тегесе шул көнне болай дип каршы төшәр:
«Мин сезнең яраларыгызны бәйләп тормам.*
Йортымда ризык та, кием дә юк.
Мине халык өстеннән башлык итеп куймагыз».
Алар данлыклы Аллаһының күз алдында үзләрен дорфа тота.+
9 Аларның чырайлары үзләренә каршы шаһитлек бирә,
Алар Сәдүмдә яшәүчеләр кебек үзләренең гөнаһы турында ачык сөйли.+
Алар аны яшерергә тырышмый да.
Кайгы аларга,* чөнки алар үз башларына бәла китерә!
10 Тәкъваларга әйтегез: алар кайгы-хәсрәтсез яшәр.
Алар үзләре кылган эшләре өчен әҗер алыр.+
11 Явызга кайгы!
Аның башына бәла төшәр,
Ул нәрсә эшләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләрләр!
12 Ә минем халкымның күзәтчеләре рәхимсез,
Аның өстеннән хатын-кызлар идарә итә.
Халкым минем, җитәкчеләрең сине каңгырып йөрергә мәҗбүр итә,
Алар сине барган юлларыңнан читкә тайпылдыра.+
13 Йәһвә халыкларны гаепләр өчен күтәрелә.
Ул аларга хөкем чыгарырга дип торып баса.
14 Йәһвә үз халкының өлкәннәре һәм мирзалары белән судлашыр.
«Сез йөзем бакчасын яндырып бетердегез,
Фәкыйрьләрдән урлаган нәрсәләрегез өйләрегездә ята.+
15 Минем халкымны тар-мар итәргә,
Фәкыйрьләрне аяусыз җәберләргә ничек батырчылык иттегез сез?»+ — дип әйтә Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
16 Йәһвә болай ди: «Сио́н кызлары тәкәббер булганга,
Башларын югары күтәреп йөргәнгә,
Күзләрен уйнатып, кыланып йөргәнгә,
Аяк беләзекләрен чылтыратканга,
17 Йәһвә дә аларның башларын кутыр белән каплар,
Йәһвә Сион кызларын пеләш итәр.+
18 Ул көнне Йәһвә аларның бизәкләрен: аяк беләзекләрен,
Баш тасмаларын һәм ярым ай рәвешендәге бизәкләрен тартып алыр.+
19 Ул алкаларын,* беләзекләрен һәм бөркәнчекләрен,
20 Баш киемнәрен, аяк чылбырларын һәм билбауларын,
Хушбуй савытларын* һәм бөтиләрен,
21 Йөзекләрен һәм борын алкаларын,
22 Матур киемнәрен, өс киемнәрен, япанчаларын һәм акча янчыкларын,
23 Кул көзгеләрен+ һәм җитен* киемнәрен,
Чалмаларын һәм бөркәнчекләрен тартып алыр.
24 Алардан бәлзәмле майның+ хуш исе түгел, ә сасы ис килер,
Алар билләрен билбау урынына бау белән буар,
Матур таралган чәчләре урынына пеләш булыр,+
Бай кием урынына алар матәм киеме кияр,+
Һәм матурлык урынына яндырып ясалган тамга булыр.
26 Шәһәр капкалары көенер һәм хәсрәтләнер.+
Ташландык хәлдә калган шәһәр җирдә утырыр».+