Ишагыя
34 Халыклар, ишетер өчен якын килегез,
Милләтләр, игътибарлы булыгыз.
Җир һәм аны тутырган һәрнәрсә,
Җир һәм ул булдырган бар нәрсә тыңласын.
Ул аларны кырып бетерер,
Аларны үтерер.+
4 Күкләрнең бөтен гаскәре череп таркалыр,
Күкләр төргәктәй төреп куелыр.
Аларның бөтен гаскәре
Йөзем агачыннан кипкән яфрак коелгандай,
Инҗир агачыннан куырылган инҗир төшкәндәй барып төшәр.
5 «Чөнки күкләрдә минем кылычым канга батар.+
Ул Эдомны хөкемгә тартыр өчен,+ аның өстенә,
Мин юк итәргә карар иткән халык өстенә төшәр.
6 Йәһвәнең кылычы канга батар.
Ул яшь сарык тәкәләренең һәм кәҗәләрнең мае белән капланыр,+
Аларның канына батар,
Сарык тәкәләренең бөер мае белән капланыр,
Чөнки Йәһвә Босрада корбан әзерли,
Эдо́м җирендә бөек суеш оештыра.+
7 Алар белән кыргый үгезләр дә,
Яшь үгезләр дә, көчле үгезләр дә авар.
Җирләре канга батар,
Туфракларына май сеңәр».
10 Ул көндез дә, төнлә дә сүнмәс,
Аның төтене мәңге күтәрелеп торыр.
Ул буыннан-буынга ташландык хәлдә калыр,
Аның аша мәңге беркем дә үтмәс.+
11 Ул баба кошы һәм дикобраз биләмәсе булыр,
Анда колаклы ябалак һәм козгыннар яшәр.
Бу җирнең буш һәм җимерелгән булачагын күрсәтер өчен,
Аллаһы аны үлчәү бавы һәм асма* белән үлчәр.
12 Аның патша булырлык күренекле кешеләре калмас,
Аның бар мирзалары юкка чыгар.
13 Аның ныгытылган манараларында чәнечкеле үсемлекләр үсәр,
Ныгытмаларын кычыткан һәм чәнечкеле чүп үләне басып китәр.
Ул шакаллар оясы,+
Тәвә кошлары торагы булып калыр.
Әйе, анда төн күгәрчене урнашыр һәм тыныч урын табар.
15 Анда елан үз оясын ясар һәм йомыркалар салыр,
Аларны басып, балаларын үз күләгәсе астында җыяр.
Әйе, анда тилгәннәр һәрберсе үз пары белән җыелыр.
16 Моны Йәһвәнең китабында табып, кычкырып укыгыз.
Аларның берсе дә югалмас.
Һәрберсенең үз пары булыр,
Чөнки Йәһвәнең авызыннан әмер чыкты,
Аның рухы аларны бергә җыйды.
17 Ул алар өчен жирәбә салды,
Аларга билгеләнгән урынны үз куллары белән үлчәде.
Алар мәңге шул җиргә ия булыр,
Буыннан-буынга анда яшәр.