Ишагыя
И калдайлылар кызы,
Тәхет булмаган җиргә утыр,+
Чөнки кешеләр сине инде беркайчан да нәзакәтле һәм иркә дип атамаслар.
2 Кул тегермәне ал һәм он тарттыр.
Япмаңны салып куй.
Итәгеңне күтәреп, ботларыңны ач.
Елгалар аша кич.
3 Синең шәрәлегең капланмас.
Оятка калырсың.
Мин үч алырмын,+ бер кеше дә юлымда тормас.*
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».
Сине бүтән Патшалыкларның хуҗа хатыны* дип атамаслар.+
Ләкин син аларга мәрхәмәт күрсәтмәдең.+
Хәтта картларга да авыр йөк салдың.+
7 Син: «Мин һәрвакыт, мәңгегә Хуҗа хатын булырмын»,— дидең.+
Син үз эшләреңә игътибар бирмәдең,
Аларның ничек бетәсен уйламадың.
«Мин генә бар, бүтән берәү дә юк.+
Мин тол хатын булмам.
Беркайчан да балалар югалтуны белмәм»,— дисең.+
9 Ләкин сиңа кинәт, бер көндә бу ике нәрсә дә:+
Балаларны югалту да, толлык та килер.
10 Син үз явызлыгыңа таяндың.
«Мине беркем дә күрми»,— дидең.
Зирәклегең һәм белемең сине ялгыштырды,
Син күңелеңнән: «Мин генә бар, бүтән берәү дә юк»,— дисең.
Башыңа бәла төшәр, син аны читкә бора алмассың.
Син күрмәгән-белмәгән һәлакәт сиңа көтмәгәндә килер.+
Бәлки, бу сиңа файда китерер,
Бәлки, син кешеләрдә курку уятырсың.
13 Син бик күп киңәшчеләреңнән алҗыгансың.
Күкләргә табынучылар,* йолдызларга текәлеп караучылар,+
Яңа ай туганда сиңа киләчәк нәрсәләр турында
Белем игълан итүчеләр
Хәзер торып бассын һәм сине коткарсын.
14 Менә, алар салам сыман.
Ут аларны яндырып бетерер.
Алар ялкын көченнән үз җаннарын коткара алмас.
Бу җылы бирә торган күмер түгел,
Алдында утырырлык ялкын түгел шул.
15 Яшьлегеңнән бергәләп тырышып эшләгән
Әфсенчеләрең синең өчен шундый булып китәр.
Алар һәрберсе үз ягына китеп барыр.
Сине коткарырга беркем калмас.+