Ишагыя
Син яңа исем белән,+
Йәһвә авызыннан чыккан исем белән аталырсың.
3 Син Йәһвәнең кулында — матурлык таҗы,
Аллаһыңның учында патша чалмасы булырсың.
Моның урынына сиңа „Анда минем шатлыгым“ дигән исем,+
Җиреңә „Ирле“ дигән исем бирерләр;
Чөнки Йәһвә синдә куаныч табар,
Җирең кияүгә чыккан хатындай булыр.
5 Чөнки яшь кеше гыйффәтле кызга өйләнгәндәй,
Үзеңдә яшәүчеләр сиңа өйләнер.
Кияү үз кәләшенә карап сөенгәндәй,
Аллаһың да сиңа карап сөенер.+
6 И Иерусалим, синең диварларыңа мин сакчылар билгеләп куярмын.
Алар беркайчан да — көндез дә, төнлә дә тынып калмасын.
Сез, Йәһвәне мактаучылар,
Үзегезгә ял бирмәгез,
7 Ул Иерусалимны нык урнаштырганчы,
Әйе, ул аны җирнең мактавы иткәнче, аңа бернинди ял бирмәгез».+
8 Йәһвә үзенең уң кулын, үзенең көчле кулын күтәреп, ант итте:
«Мин бүтән синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бирмәм,
Чит ил кешеләре дә син авыр эшләп тапкан яңа шәрабыңны эчмәс.+
9 Ләкин ашлыкны җыйганнар аны ашар һәм Йәһвәне мактар.
Йөземне җыйганнар минем изге ишегалларымда шәраб эчәр».+
10 Үтегез, капкалар аша үтегез.
Халык өчен юлны чистартыгыз.+
Салыгыз, олы юлны салыгыз,
Ташларын алып куегыз.+
Халыклар өчен билге* күтәреп куегыз.+
11 Менә! Йәһвә җирнең читләренә кадәр игълан итте:
«Кыз Сионга болай диегез:
„Кара! Синең котылуың килә.+
Менә! Аның бүләге үзе белән,
Түлисе әҗере үзе алдында“».+