Ишагыя
64 Әгәр син күкләрне ертып аска төшсәң иде,
Синең аркада таулар селкенер иде!
2 Бу ялкыннан чыбык-чабык янып киткәндәй
Һәм уттан су кайнагандай булыр иде,
Шунда дошманнарың исемеңне танып белеп,
Халыклар синең алда калтырар иде!
3 Син курку-хөрмәт уята торган эшләр — без күрергә өметләнмәгән эшләр башкарганда,+
Аска төштең, һәм синең алдыңда таулар селкенде.+
4 Элек-электән беркем дә башка Аллаһы турында ишетмәгән һәм белмәгән,
Беркем дә синнән башка Аллаһыны күрмәгән,
Ләкин без гөнаһлар кылып тордык, һәм син ярсыдың,+
Без озак вакыт гөнаһ кылдык.
Без котылуга лаекмы соң?
6 Без бөтенебез нәҗес кешедәй булып киттек,
Безнең бөтен тәкъва эшләребез күрем көннәрендәге кием шикелле.+
Без барыбыз яфрак кебек корырбыз,
Гөнаһларыбыз безне җил сыман очырып алып китәр.
7 Синең исемеңне чакыручы беркем юк,
Бер кеше дә сиңа тотынырга омтылмый.
Син бездән йөзеңне бордың,+
Гөнаһларыбыз аркасында безне корытасың.
8 Ләкин син, и Йәһвә, безнең Атабыз.+
Без балчык, ә син безнең Чүлмәкчебез.*+
Безнең барыбызны синең кулың ясады.
Безгә карачы, без бит барыбыз синең халкың.
10 Синең изге шәһәрләрең чүлгә әйләнде.
Сио́н — чүлгә,
Иерусалим ташландык җиргә әверелде.+
Анда ата-бабаларыбыз сине мактаган иде.
Без кадерләгән бар нәрсә җимерек хәлдә ята.
12 Моны күреп, и Йәһвә, һаман бернәрсә дә эшләмәссеңме?
Өнсез калып, шулкадәр мәрхәмәтсез җәберләнүебезгә юл куярсыңмы?+