Ирмия
13 Йәһвә миңа болай диде: «Бар, үзеңә җитен билбау сатып ал да билеңә бу, әмма аны чылатма». 2 Мин Йәһвә кушканча билбау сатып алдым да билемне будым. 3 Йәһвә миңа кабат мөрәҗәгать итте: 4 «Сатып алган һәм бәйләп йөргән билбавыңны алып, Евфратка бар да кыядагы ярыкка яшереп куй». 5 Шулай итеп, мин Йәһвә кушуы буенча бардым да билбауны Евфрат янында яшереп куйдым.
6 Әмма күп көннәр үткәч, Йәһвә миңа: «Тор, Евфратка барып, мин сиңа яшерергә кушкан билбауны ал»,— диде. 7 Мин Евфратка барып, билбауны үзем яшергән урыннан чыгардым. Карасам, ул череп беткән, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән.
8 Шунда Йәһвә миңа сүз җиткерде: 9 «Йәһвә менә нәрсә ди: „Нәкъ шулай ук мин Яһүд горурлыгын һәм Иерусалимның чиксез горурлыгын юкка чыгарырмын.+ 10 Сүзләремә колак салмаучы,+ үҗәтләнеп үз йөрәкләре кушканча эш итүче+ һәм башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт итүче һәм сәҗдә кылучы шул явыз кешеләр бу билбау шикелле бөтенләй яраксыз булып китәр“. 11 „Билбау билгә якын торган кебек, мин дә бөтен Исраи́л йортын һәм бөтен Яһүд йортын, алар минем халкым,+ шөһрәтем,+ даным һәм бизәгем булсыннар өчен, үземә якын иттем. Әмма алар буйсынмады“+,— дип әйтә Йәһвә.
12 „Аларга шулай ук мондый хәбәр җиткер: „Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Һәр зур чүлмәкне шәраб белән тутыралар“. Ә алар сиңа: „Без һәр зур чүлмәк шәраб белән тутырыла икәнен болай да беләбез түгелме?“ — дип җавап кайтарыр. 13 Шуннан соң аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин бу җирдә яшәүче һәр кешегә, Давыт тәхетендә утыручы патшаларга, руханиларга, пәйгамбәрләргә һәм Иерусалимның һәр яшәүчесенә зур чүлмәкне тутыргандай исергәнче шәраб эчертермен.+ 14 Мин аларны — аталарын да, улларын да — бер-берсенә бәреп челпәрәмә китерермен.+ Мин аларны кызганмам, мин үкенмәм, аларга шәфкать тә күрсәтмәм. Аларны тар-мар итүдән мине бернәрсә дә туктатмас“,— дип әйтә Йәһвә“.+
15 Тыңлагыз, колак салыгыз.
Тәкәббер булмагыз, Йәһвә сөйли бит.
16 Ул караңгылык төшергәнче,
Аякларыгыз эңгер-меңгер вакытта тауларда абына башлаганчы,
Йәһвә Аллаһыгызны данлагыз.
Сез яктылыкка өмет багларсыз,
Әмма Аллаһы дөм караңгылык төшерер.
Ул яктылыкны куе караңгылыкка әйләндерер.+
Мин яшьләр түгә-түгә елармын, күзләремнән яшьләр елгадай агар,+
Чөнки Йәһвәнең көтүен+ әсирлеккә алып киттеләр.
19 Көньяк шәһәрләре бикләнгән,* аларны ачар кеше юк.
Бөтен Яһүд сөргенгә сөрелгән, беркем дә калмаган.+
20 Башыңны күтәреп төньяктан килүчеләргә кара.+
Үзеңә бирелгән көтү — матур сарыкларың кайда?+
Бала тудыручы хатын кичергән авырту кичермәссеңме?+
22 Син эчтән генә: „Нигә моның барысы башыма төште?“ — дип сорарсың.+
Зур гөнаһың аркасында итәгеңне күтәрделәр+
Һәм үкчәләрең зур авырту кичерде.
23 Кушлы* — үзенең тән төсен я каплан үз тапларын үзгәртә аламы?+
Үзгәртә алса, сез дә, яманлык кылырга ияләшкән кешеләр,
Игелек кыла алыр идегез.
24 Шунлыктан мин сезне чүл җиле саламны очыргандай таратып очырырмын.+
25 Бу — синең жирәбәң, мин сиңа биргән өлешең,— ди Йәһвә.—
26 Шуңа күрә мин итәгеңне йөзеңә күтәрермен,
Һәм шәрә тәнеңне,+
27 Зина кылуыңны,+ җенси дәрт белән кешнәвеңне,
Кабахәт* фәхешлегеңне күрерләр.
Калкулыкларда, кырларда кылган
Җирәнгеч эшләреңне мин күреп тордым.+
Кайгы сиңа, и Иерусалим!
Күпме син шакшы килеш йөрерсең?»+