Ирмия
16 Йәһвә миңа кабат мөрәҗәгать итте: 2 «Үзеңә хатын алма. Синең монда улларың да, кызларың да булмасын. 3 Чөнки Йәһвә монда туган уллар белән кызлар турында, аларны тапкан аналары турында һәм аларга бу җирдә тормыш биргән аталары турында болай ди: 4 „Алар үлемгә китерүче авырулардан һәлак булыр,+ әмма һичкем алар өчен көенмәс һәм аларны җирләмәс; алар җир өстендә тирес сыман ятар.+ Алар кылычтан һәм ачлыктан үләр,+ ә мәетләре кошлар белән хайваннарның ризыгы булыр“.
5 Йәһвә болай ди:
„Матәм ашы узган йортка кермә,
Анда үкереп елар өчен һәм кайгы уртаклашыр өчен барма“.+
„Чөнки мин бу халыктан үз тынычлыгымны,
Тугры мәхәббәтемне һәм шәфкатемне алдым+,— дип әйтә Йәһвә.—
6 Бу җирдә бөек кеше дә, гади кеше дә үләр.
Аларны җирләмәсләр,
Һичкем алар өчен көенмәс,
Алар хакына беркем дә үз тәнендә яралар ясамас һәм чәчен такыр итеп алдырмас.*
7 Үз үлгәннәре өчен көенгән кешеләрне
Ризык биреп һичкем юатмас.
Атасын я анасын югалтканнарга
Юаныч касәсен бирер кеше булмас.
8 Мәҗлес үткән йортка да
Андагы кешеләр белән ашап-эчеп утырыр өчен кермә“.
9 Исраи́л Аллаһысы Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сезнең көннәрдә һәм күз алдыгызда мин шул урында шатлыклы, тантаналы тавышларны, кияү тавышын һәм кәләш тавышын басармын“.+
10 Син бу халыкка шушы бар сүзләрне җиткергәч, алар синнән: „Нигә Йәһвә, бөтен бу бөек бәлане башыбызга төшерәчәк, диде? Без Аллаһыбыз Йәһвәгә каршы нинди җинаять, нинди гөнаһ кылдык соң?“ — дип сорар.+ 11 Аларга болай дип җавап кайтар: „Чөнки ата-бабаларыгыз мине калдырып китте+,— ди Йәһвә.— Алар башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт итте һәм сәҗдә кылды.+ Мине исә алар калдырып китте һәм канунымны тотмады.+ 12 Сез үз ата-бабаларыгыздан күпкә яманрак эш итәсез.+ Мине тыңламыйсыз. Моның урынына һәрберегез үзенең үҗәт, явыз йөрәгенә иярә.+ 13 Шуңа күрә мин сезне бу җирдән үзегезгә дә, ата-бабаларыгызга да таныш булмаган җиргә алып ташлармын.+ Анда сез көне-төне башка илаһларга хезмәт итәрсез,+ чөнки мин сезгә илтифат күрсәтмәм“.
14 Йәһвә болай ди: „Шундый көннәр якынлаша ки, алар инде: „Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“+ — дип түгел, 15 ә: „Исраил халкын төньяк җиреннән һәм үзе аларны тараткан бар җирләрдән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип әйтер. Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын“.+
16 „Мин күп балыкчылар чакырырмын,— ди Йәһвә.—
Балыкчылар аларны балык тоткандай тотар.
Аннары мин күп аучылар чакырырмын.
Аучылар аларны һәр тауда, һәр калкулыкта
Һәм кыя ярыкларында аулар.
17 Чөнки аларның һәр эшен* күреп торам.
Алар минем өчен яшерен түгел,
Гөнаһларын да күзләрем күреп тора.
18 Башта мин аларга җинаятьләренә һәм гөнаһларына карап тиешлесен тулысынча кайтарырмын.+
Алар бит үзләренең җансыз җирәнгеч потлары* белән җиремне нәҗесләде,
Мирасымны чирканыч нәрсәләре белән тутырды“».+
19 И Йәһвә, минем көчем һәм ныгытмам,
Кайгы-хәсрәт вакытында качу урыным,+
Сиңа җир читләреннән халыклар килер
Һәм болай дияр: «Ата-бабаларыбыз чын ялган,
Мәгънәсезлек һәм файдасыз юк-бар нәрсәләрне мирас итеп алган».+
20 Әллә кеше үзенә илаһ ясый аламы?
Аның ясаганы һич тә илаһ түгел!+
21 «Шуңа күрә мин аларга белем бирермен,
Ул вакытта аларга көчемне һәм кодрәтемне күрсәтермен,
Һәм алар минем исемем Йәһвә икәнен белерләр».