Ирмия
18 Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе: 2 «Чүлмәкче йортына бар,+ анда син минем сүзләремне ишетерсең».
3 Шунда мин чүлмәкче йортына киттем. Ул чүлмәк ясау түгәрәгендә эшләп утыра иде. 4 Әмма чүлмәкче балчыктан ясаган савыт ул теләгәнчә килеп чыкмады. Шуңа күрә чүлмәкче аннан башка савыт, үзе теләгән савыт ясады.
5 Аннары Йәһвә миңа болай диде: 6 «„И Исраи́л йорты, әллә мин сезнең белән бу чүлмәкче эшләгәндәй эш итә алмыйммы? — ди Йәһвә.— И Исраил йорты, сез минем кулымда чүлмәкче кулындагы балчык сыман.+ 7 Әгәр мин берәр халыкның я патшалыкның тамырын корытырмын, аны җимерермен һәм юк итәрмен дип әйткәннән соң,+ 8 бу халык үз явыз юлын калдырса, мин аңа бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын.*+ 9 Ләкин мин берәр халыкны я патшалыкны торгызырмын һәм урнаштырырмын* дип әйткәннән соң, 10 бу халык минем күземдә яман булганны кылса һәм тавышыма буйсынмаса, мин аңа яхшылык кылу ниятемнән кире кайтырмын“.*
11 Хәзер Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимда яшәүчеләргә болай дип әйтче: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезнең өчен бәла әзерлим һәм сезгә каршы ният корам. Үз начар юлларыгызны калдырыгызчы, үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегезче“».+
12 Әмма алар: «Юк, өметләнмә дә!+ Чөнки без үзебезчә эш итәрбез, һәм һәрберебез үҗәтләнеп үзенең явыз йөрәгенә ияреп йөрер»+,— диде.
13 Шуңа күрә Йәһвә болай дип әйтә:
«Халыклардан сорашып белегезче.
Моңа охшаш нәрсәне кемнең ишеткәне бар?
Исраил — гыйффәтле кыз үтә коточкыч эш кылды.+
14 Лива́н кыяларында кар эреп бетәрме?
Я ерактан агучы салкын сулар кибәрме?
15 Ә минем халкым мине онытты.+
Шул сәбәпле бу кешеләр тигез дә, шома да булмаган* юлларда йөри.
Аның аша үтеп баручы һәркем өчен ул дәһшәтле нәрсә булыр, аңа карап ул башын чайкар.+
17 Мин аларны дошман алдында, көнчыгыш җиле белән очыргандай, таратып очырырмын.
Мин аларга бәла-каза көнендә үз йөзем белән түгел, ә аркам белән борылырмын».+
18 Алар болай диде: «Килегез, Ирмиягә каршы мәкер корыйк.+ Безне руханиларыбыз канунга өйрәтеп* торыр, зирәкләр безгә киңәш бирер, һәм пәйгамбәрләр сүз җиткереп торыр. Килегез, аңа каршы сөйлик һәм аның әйткән сүзләренә бер дә игътибар итмик».
19 И Йәһвә, миңа игътибар ит,
Дошманнарымның әйткән сүзләрен ишет.
20 Яхшылыкка яманлык белән кайтаралармыни?
Алар җаным өчен чокыр казыган.+
Синең аларга купкан ярсуыңны басар өчен,
Синең алдыңда торып, алар хакына әйткән яхшы сүзләремне искә төшер.
Хатыннары балаларыннан мәхрүм ителсен һәм тол булып калсын.+
Ир-атлары үлемгә китерүче авырудан һәлак булсын,
Яшь кешеләре сугышта кылыч белән юк ителсен.+
22 Син аларга талаучыларны көтмәгәндә җибәргәч,
Йортларыннан елау тавышы ишетелсен.
Чөнки алар мине тотып алыр өчен чокыр казыган,
Аякларыма тозаклар куйган.+
Аларның җинаятен кичермә
Һәм үз алдыңнан гөнаһларын сөртеп бетермә.