Ирмия
21 Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде, чөнки Сидкыя́+ патша Малкыя́ улы Фәшхурны+ һәм Маасия́ улы Сафуния́+ руханины Ирмия́ янына мондый үтенеч белән җибәргән иде: 2 «Зинһар, Йәһвәдән безнең турында сорачы, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р безгә каршы сугыш алып бара.+ Бәлки, Йәһвә безнең хакка үзенең гаҗәеп эшләренең берсен кылыр, һәм шул патша безне калдырып китәр».+
3 Ирмия аларга болай диде: «Сидкыягә шуны әйтегез: 4 „Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Сезне камап алып стенаның тышкы ягында торучы калдайлыларга каршы кулланган сугыш коралларыгызны һәм Бабыл патшасына каршы кулланган сугыш коралларыгызны мин үзегезгә каршы кулланырмын.+ Мин аларны бу шәһәрнең уртасына җыярмын. 5 Ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан кодрәтле кулымны сузып+ үзем сезгә каршы сугышырмын.+ 6 Бу шәһәрдә яшәүче кешеләрне дә, хайваннарны да кырып бетерермен. Алар бөек үләттән һәлак булыр“.+
7 „Аннан соң мин,— ди Йәһвә,— Яһүд патшасы Сидкыяне, аның хезмәтчеләрен һәм бу шәһәр кешеләрен — үләттән, кылычтан һәм ачлыктан котылганнарны — Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына, аларның дошманнары кулына һәм җаннарын алырга теләүчеләр кулына бирермен.+ Ул аларны кылычтан кичерер. Ул аларны жәлләмәс, кызганмас һәм һич шәфкать күрсәтмәс“.+
8 Бу халыкка әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезгә тормыш юлын һәм үлем юлын тәкъдим итәм. 9 Бу шәһәрдә калган кешеләр кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр. Әмма үзегезне камалышка алган калдайлыларның кулына бирелер өчен шәһәрдән чыккан һәр кеше үлмәс, тормышы аңа табыш итеп бирелер“.*+
10 „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне кире кактым. Ул яхшылык күрмәс, ул бәла кичерер.+ Бабыл патшасы аны яулап алыр+ һәм утта яндырыр“.+
11 Яһүд патшасының йорты, Йәһвә сүзен тыңла. 12 И Давыт йорты, Йәһвә менә нәрсә ди:
„Һәр көн гаделлек белән эш итегез,
Таланган кешене алдаучы кулыннан коткарыгыз.+
13 „И тигезлектәге кыяда урнашкан шәһәр,
Мин сиңа каршы сугышырмын,— ди Йәһвә.—
Сез: „Безгә каршы кем чыгар?
Яшәү урыннарыбызга кем бәреп керер?“ — дип әйтәсез.