Ирмия
3 «Ир үз хатыны белән аерылышса һәм хатыны китеп башка ирнең хатыны булып китсә, әллә беренче ире аңа кире кайта аламы?» — ди халык.
Әллә бу җир нәҗеслеккә кереп батмаганмы?+
«Син күпләр белән фахишәлек кылдың.+
Ә хәзер миңа кайта аласың дип уйлыйсыңмы?» — дип әйтә Йәһвә.
2 «Башыңны күтәр һәм пеләш калкулыкларга күз сал.
Син көчләнмәгән урын бармы?
Син, сөяркәләрне көтеп, юллар читендә
Чүлдәге илгизәр* кебек утырдың.
Син үз фахишәлегең һәм явызлыгың белән
Бу җирне нәҗесләп торасың.+
Син үзеңне фахишә кебек оятсыз тотасың.
Син һич тә оялмыйсың.+
4 Ә хәзер син мине чакырасың:
„Әтием, син минем яшьлек дустым!+
5 Нәрсәгә сиңа мәңге үпкәләп торырга?
Нәрсәгә сиңа һәрвакыт үпкә сакларга?“
Алай дип әйтсәң дә,
Кыла алган һәр явызлыкны өзлексез кылып торасың».+
6 Йошия́+ патша көннәрендә Йәһвә миңа болай диде: «„Тугрылыксыз Исраилнең нәрсә кылганын күрдеңме? Ул фахишәлек кылыр өчен һәр биек тауга менде һәм һәр җәенке агач астына ятты.+ 7 Ул моның барысын кылса да, мин аны үземә кире кайтырга өндәп тордым,+ ләкин ул кайтмады. Ә Яһүд үзенең хыянәтче апасының кылган эшләренә карап торды.+ 8 Моны күреп, мин тугрылыксыз Исраилгә кылган фахишәлеге өчен+ аерылышу кәгазе бирдем һәм аны чыгарып җибәрдем.+ Әмма аның хыянәтче сеңелесе Яһүд курыкмады. Ул үзе дә китте һәм фахишәлек кылды.+ 9 Ул үз фахишәлегенә җиңел карады, бу җирне нәҗесләп торды, ташлар һәм агачлар белән зина кылды.+ 10 Шулай да, аның хыянәтче сеңелесе Яһүд миңа чын күңелдән кайтмады, кайткан булып кыланды гына“,— ди Йәһвә».
11 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Тугрылыксыз Исраи́л үзен* хыянәтче Яһүдкә караганда тәкъварак тотты.+ 12 Бар да бу сүзләрне төньякка игълан ит:+
„И хыянәтче Исраил, миңа кайт,— дип әйтә Йәһвә+.— Мин сиңа ачу белән карамам,+ чөнки мин тугры,— ди Йәһвә.— Мин мәңге үпкә саклап тормам. 13 Тик гаебеңне таны, син бит үз Аллаһың Йәһвәгә каршы күтәрелдең. Син һәр җәенке агач астында чит кешеләр* белән якынлык кылып яттың, ә минем тавышыма буйсынмадың“,— дип әйтә Йәһвә».
14 «Сез, хыянәтче уллар, кайтыгыз,— ди Йәһвә.— Чөнки мин сезнең чын хуҗагыз* булып киттем. Мин сезне, һәр шәһәрдән бер кеше һәм һәр кабиләдән ике кеше алып, җыярмын һәм сезне Сионга китерермен.+ 15 Мин сезгә ихтыярым* буенча эш итүче көтүчеләр бирермен,+ һәм алар сезне белем һәм аңлау белән тукландырыр. 16 Ул көннәрдә сез бу җирдә күпсанлы булып китәрсез һәм ишәерсез,— дип әйтә Йәһвә+.— Алар: „Йәһвәнең килешүе сандыгы!“ — дип бүтән әйтмәс. Ул аларның уйларына да килмәс, хәтерләренә дә төшмәс, алар аны сагынмас та. Аны кабат ясамаячаклар. 17 Ул вакытта алар Иерусалимны Йәһвәнең тәхете дип атар.+ Бар халыкларны Йәһвә исеме хакына Иерусалимга бергә җыярлар,+ алар үзләренең явыз йөрәкләренә ияреп бүтән үҗәтләнеп йөрмәс».
18 «Ул көннәрдә алар бергә, Яһүд йорты Исраил йорты белән бергә йөрер.+ Бергә алар төньяк җирдән мин ата-бабаларыгызга мирас итеп биргән җиргә керер.+ 19 Мин болай дип уйлап куйдым: „Мин сезне үз улларым арасына урнаштырганыма һәм сезгә гаҗәеп җирне, халыклар* арасындагы иң матур мирасны, биргәнемә шулкадәр шат“.+ Мин шулай ук сез миңа: „Атам!“ — дип мөрәҗәгать итәрсез дип һәм бүтән миннән читкә борылмассыз дип уйладым. 20 „Чыннан да, хатын үз ирен* калдырып мәкерле эш иткән кебек, сез дә, и Исраил йорты, үзегезне минем белән мәкерле тоттыгыз“+,— ди Йәһвә».
21 Пеләш калкулыкларда тавыш,
Исраил халкының үкереп елавы һәм ялваруы ишетелә.
Чөнки алар үз юлларын бозды.
Алар үз Аллаһылары Йәһвәне онытты.+
22 «Сез, хыянәтче уллар, кайтыгыз.
Мин сезнең хыянәтче йөрәгегезне савыктырырмын».+
«Менә без! Без сиңа килдек.
Син бит, и Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+
23 Чыннан да, без калкулыклар белән тауларда шау-шу күтәреп, үз-үзебезне алдый гына идек.+
Әйе, Аллаһыбыз Йәһвә генә Исраилгә коткару бирә.+