Абадия
Ул Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең Эдомга+ кагылышлы хәбәре турында болай диде:
«Без Йәһвәдән хәбәр ишеттек,
Халыкларга җибәрелгән вәкил болай ди:
„Торыгыз, әйдәгез, аңа каршы сугышка чыгыйк“».+
2 «Менә мин сине халыклар арасында әһәмиятсез бер халык иттем.
Сиңа җирәнеп карыйлар.+
3 Горур йөрәгең сине юлдан яздырды.+
Кыяларда сыену табып,
Биек тауларда яшәп, үз күңелеңнән:
„Кем мине җиргә ега алыр?“ — дип уйлыйсың.
4 Бөркет сыман биектә торсаң* да,
Ояңны йолдызлар арасында корсаң да,
Мин сине барыбер аннан бәреп төшерер идем»,— дип әйтә Йәһвә.
Алар күпме теләсәләр, шулкадәр генә алып китмәсләр идеме?
Ә йөзем җыючылар сиңа килгән булса,
Алардан соң калдыклар калмас идеме?+
6 Исауны шулкадәр җентекләп тикшерделәр!
Яшерелгән байлыкларын эзләп таптылар!
7 Сине ил чигенә кадәр кудылар.
Сине үзең яклы* бар кешеләр алдады.
Синең белән тату яшәүчеләр сиңа каршы чыкты.
Синең белән икмәк ашап утыручылар сиңа ятьмә салырлар,
Тик син моны аңламассың.
Исауның таулы җирендә акыл ияләрен бетермәмме?
11 Син читтә басып торган көнне,
Ят халыклар аның гаскәрен әсир иткән көнне,+
Чит ил кешеләре аның капкасыннан кереп, Иерусалимны бүлү өчен жирәбә салганда,+
Син аларның берсе кебек эш иттең.
12 Сиңа кардәшеңә бәла килгән көнне кайгысына сөенмәскә иде,+
Яһүд улларының һәлакәт көнендә шатланмаска иде.+
Алар кайгы-хәсрәт кичергәндә масаеп сөйләшмәскә иде.
13 Халкым бәла-каза күргән көнне аның капкасыннан кермәскә иде.+
Бәла-каза көнендә хәсрәтенә сөенмәскә иде.
Кайгы көнендә байлыгына кулыңны сузмаска иде.+
14 Качып котылганнарны үтерер өчен юл чатларында тормаска иде,+
Исән калганнарны кайгы-хәсрәт көнендә дошманнары кулына тапшырмаска иде.+
15 Йәһвәнең бөтен халыкларга каршы чыгачак көне якын бит.+
Син ни эшләгән булсаң, синең белән дә шуны ук эшләрләр.+
Башкаларга ни кылган булсаң, үзеңнең дә башыңа шул ук төшәр.
Алар ярсуымны эчәчәк һәм йотачак
Һәм беркайчан да булмагандай юкка чыгачак.
Шунда Ягъкуб йорты үзенеке булган нәрсәләргә ия булыр.+
Алар аны яндырып йотар.
Исау йортында һичкем исән калмас.+
Моны бит Йәһвә үзе әйтте.
19 Алар Нәге́б, Исауның таулы җиренә,+
Шәфе́л һәм филистилеләр җиренә,+
Ифраи́м белән Сама́рия җирләренә хуҗа булыр,+
Ә Биньями́н Гила́д җиренә ия булыр.
20 Ә бу ныгытмадан* сөрелгәннәргә,+
Исраи́л халкына, кәнганлыларның Сарифатка кадәрге җирләре бирелер.+
Иерусалимнан сөрелеп, Сифарадта булганнар Нәгеб шәһәрләренә ия булыр.+
Шунда патшалык Йәһвәнеке булачак».+