Микай
Сез гаделлекнең ни икәнен белергә тиеш түгелмени?
2 Әмма сез яхшыны нәфрәт итәсез+ һәм яманны яратасыз.+
Сез халкымның тиресен, сөякләреннән итен сыдырып аласыз.+
Казанда пешерәсе итне, казанда пешерәсе түшкәне бүлгәләгәндәй
Сөякләрен сындырасыз һәм аларны ватасыз.+
4 Ул вакытта алар Йәһвәдән ярдәм сорар,
Ләкин ул җавап бирмәс,
Начар эшләре+ аркасында
Алардан үз йөзен бора.+
5 Пәйгамбәрләр халкымны юлдан яздыра,+
Тешләрлек*+ берәр нәрсәләре булса: „Тынычлык!“+ — дип игълан итә,
Авызларына бернәрсә дә салмаган кешегә исә сугыш игълан итәләр.
Шуңа күрә Йәһвә аларга болай ди:
6 „Сездә төн булыр,+ бернинди күренеш булмас.+
Караңгылык кына булыр, сез инде күрәзәлек итмәссез.
Пәйгамбәрләр өстендә кояш батар,
Көннәре караңгылыкка әйләнер.+
Аллаһыдан җавап булмаганга,
Аларның барысына үз мыекларын* капларга туры килер“».
8 Мин исә, Ягъкубка үзенең фетнәсе һәм Исраилгә үзенең гөнаһы турында сөйләр өчен,
Йәһвәнең рухы ярдәмендә көч белән,
Гаделлек һәм кыюлык белән тулы.
9 Сез, гаделлекне нәфрәт итүче һәм бар туры нәрсәне кәкре итүче+
Ягъкуб йортының башлыклары
Һәм Исраил йортының җитәкчеләре,+
10 Сионны кан коеп һәм Иерусалимны гаделсезлек кылып төзүчеләр, тыңлагызчы.+
Шулай да алар: «Әллә Йәһвә безнең белән түгелме?+
Бернинди бәлагә дучар булмабыз»+,— диеп,
Йәһвәгә таянуларын күрсәткән була.