Микай
5 «Син үзеңне җәрәхәтлисең,
И камап алынган шәһәр.
Безне чолгап алдылар.+
Алар Исраи́л хөкемчесенең яңагына таяк белән сугалар.+
Минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат синнән чыгар.+
Ул чыгышы буенча борынгы заманнардан, элекке көннәрдән.
3 Йөкле хатын бала тудырганчыга кадәр
Аллаһы аларны калдырып торыр.
Һәм идарәченең туганнарыннан калган кешеләр Исраил халкына кайтыр.
Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, ныгытылган манараларыбызны таптаса,+
Без аларга каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез мирза* күтәрербез.
Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, җиребезне таптаганда,
Шул идарәче безне коткарыр.+
Алар кешегә үз өметләрен багламый,
Кеше улларыннан ярдәм көтми.
8 Ягъкуб калдыгы халыклар арасында,
Күп халыклар арасында
Урмандагы хайваннар арасындагы арыслан сыман,
Сарык көтүләре аша үтеп аларга ташланып ботарлаучы
Яшь арыслан шикелле булыр;
Аларны коткарырлык берәү дә юк.
9 Син үзеңә каршы чыгучыларны җиңәрсең,
Бар дошманнарың юк ителер».
10 «Ул көнне,— ди Йәһвә,—
Мин атларыңны һәлак итәрмен, хәрби арбаларыңны җимерермен.
11 Мин җиреңдәге шәһәрләрне юк итәрмен,
Бөтен ныгытмаларыңны тар-мар итәрмен.
13 Кисеп һәм уеп ясалган потларыңны һәм изге баганаларыңны юк итәрмен.
Син үз кулларың белән ясаган әйберләргә бүтән сәҗдә кылмассың.+
15 Мин тыңламаучан халыклардан
Ачуланып һәм ярсып үч алырмын».