Наһум
1 Нинәвә турында хәбәр.+ Әлкушле Наһу́м* күренеше китабы.
2 Йәһвә — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче+ һәм үч алучы Аллаһы.
Йәһвә үч ала һәм ярсуын күрсәтергә әзер.+
Йәһвә үз дошманнарыннан үч ала
Һәм аларга каршы үз ярсуын җыя.
Аның юлы һәлакәтле җил белән давыл эчендә үтә,
Һәм болытлар аяклары астындагы тузан кебек.+
Баша́н белән Карми́л шиңә,+
Ливанның чәчкәләре сула төшә.
Аның алдында җир калтырар,
Дөнья да, анда бар яшәүчеләр дә калтырап торыр.+
6 Аның ярсуына кем каршы тора алыр?+
Һәм ялкынлы ачуыннан кем егылмас?+
Аның ярсуы уттай ыргылыр,
Аның алдында кыялар җимерелеп төшәр.
7 Йәһвә игелекле.+ Ул — кайгы-хәсрәт көнендә ныгытма.+
Үзендә сыеныч эзләүчеләрне ул хәтерендә тота.*+
9 Сез Йәһвәгә каршы нинди ният корырсыз?
Ул тулысынча җимерә.
Кайгы-хәсрәт инде кабатланмас.+
Шулай да алар коры салам шикелле юк ителер.
11 Синнән, буш киңәш биреп,
Йәһвәгә каршы явыз ниятләр коручы чыгар.
12 Йәһвә болай ди:
«Алар бик көчле һәм күпсанлы булса да,
Юк ителер һәм юкка чыгар.*
Мин сиңа* җәза бирдем, әмма бүтән җәзаламам.
14 Синең* турында Йәһвә мондый әмер бирде:
„Бүтән синең исемеңне йөртүче нәсел булмас.
Мин кисеп ясалган сурәтләрне һәм коеп ясалган* сыннарны илаһларыңның йортларыннан* юк итәрмен.
Синең өчен кабер ясармын, чөнки син кабахәт нәрсә“.
Үз бәйрәмнәреңне үткәр,+ и Яһүд, үз антларыңны үтә,
Чөнки юньсез кеше инде беркайчан да синең аша үтмәс.
Ул тулысынча юк ителер».