Саннар
11 Халык Йәһвә алдында бик нык зарлана башлады. Йәһвә моны ишеткәч, аның ачуы кабарды, һәм Йәһвәдән ут чыгып, тукталу урынының чикләрендә кайберәүләрне йота башлады. 2 Халык Мусаны ярдәмгә чакыргач, ул Йәһвәгә ялварды,+ һәм ут сүнде. 3 Шуңа күрә бу урынга Табира́* дигән исем бирелде, чөнки анда аларга каршы Йәһвәдән ут чыкты.+
4 Аннары алар арасындагы башка халык кешеләре+ үзләренең комсыз теләкләрен белдерә башлады,+ һәм исраиллеләр дә: «Кем безгә ашарга ит бирер? — диеп, кабат еларга тотынды+.— 5 Без Мисырда бушлай ашаган балыкны, шулай ук кыяр, карбыз, суганнарны һәм сарымсакны шулкадәр сагынабыз!+ 6 Ә хәзер без хәлсезләнә барабыз. Шушы ма́ннадан башка берни дә күрмибез».+
7 Ә ма́нна+ исә вак кына ак орлык кебек иде+ һәм төсе белән хуш исле сумалага охшаш иде. 8 Халык, таралып, аны җыйды һәм кул тегермәнендә тарттырды я киледә* төйде. Аннары алар аны казаннарда пешерде я аннан түгәрәк икмәкләр ясады.+ Ул тәме белән майланган баллы көлчәне хәтерләтә иде. 9 Төнлә тукталу урынына чык төшкәндә, ма́нна да төшә иде.+
10 Муса халыкның, һәр гаиләнең, һәр кешенең үз чатырының керү урыны янында елавын ишетте. Шунда Йәһвәнең бик нык ачуы чыкты,+ Мусага да бу бер дә ошамады. 11 Муса Йәһвәгә болай диде: «Ник син үз хезмәтчеңне газаплыйсың? Нигә өстемә бөтен бу халыкның йөген саласың?+ Нәрсә эшләгәнем өчен син миннән канәгать түгелсең? 12 Әллә мин бөтен бу халыкны карынымда йөрттемме? Әллә аларны мин тудырдыммы? Син миңа аларны үзең ата-бабаларына бирергә ант иткән җиргә „куеныңда хезмәтче* үз имчәк баласын йөрткән кебек алып бар“ дисең.+ 13 Бөтен бу халыкка ашарга итне мин кайдан алыйм? Алар бит минем алдымда: „Безгә ашарга ит бир!“ — диеп елап торалар. 14 Бөтен бу халыкны мин үзем генә алып бара алмыйм. Бу минем өчен бик авыр.+ 15 Моннан ары да шулай булып торса, зинһар, хәзер үк мине үтер.+ Әгәр мине хуп күрсәң, мине бүтән интектермә».
16 Йәһвә Мусага болай дип җавап бирде: «Исраилнең өлкәннәреннән 70 ир-атны — сиңа халыкның башлыклары һәм өлкәннәре буларак билгеле булган ир-атларны сайла.+ Аларны очрашу чатыры янына алып килеп, анда бергәләп басыгыз. 17 Мин төшеп,+ шунда синең белән сөйләшермен+ һәм синдәге рухның берникадәрен алып,+ аларга иңдерермен. Алар сиңа халыкның йөген йөртүдә ярдәм итәр, сиңа инде аны берүзеңә йөртергә туры килмәс.+ 18 Халыкка болай дип әйт: „Иртәгесе көнгә үзегезне изгеләндерегез,+ чөнки сез, һичшиксез, ит ашарсыз. Сез бит: „Кем безгә ашарга ит бирер? Безгә Мисырда яхшырак булган иде“+,— диеп, Йәһвә ишетерлек итеп еладыгыз.+ Йәһвә, һичшиксез, сезгә ит бирер, һәм сез аны ашарсыз.+ 19 Сез аны бер көн түгел, 2 көн дә түгел, 5 көн дә түгел, 10 көн дә түгел, 20 көн дә түгел, 20 ә ай буе, ул сезнең борын тишекләрегездән чыкканчы һәм сезнең өчен җирәнгеч булып киткәнче ашарсыз,+ чөнки сез үз арагыздагы Йәһвәне кире кактыгыз һәм: „Ник без Мисырдан чыктык?“ — диеп, аның алдында еладыгыз“».+
21 Шунда Муса болай дип әйтте: «Минем тирәдәге халыкта 600 000 җәяүле ир-ат+ бар, ә син: „Аларга ит бирермен, һәм алар аны ай буе туйганчы ашарлар“,— дисең! 22 Әгәр без бөтен эре һәм вак терлекне суйсак та, алар өчен бу җитәрлек булырмы? Я диңгездәге бар балыкны тотсак та, аларга бу җитәрме?»
23 Шунда Йәһвә Мусага: «Йәһвәнең кулы кыскамы әллә?+ Мин әйткәнчә булырмы, юкмы икәнен үзең күрерсең»,— диде.
24 Муса чыгып, Йәһвәнең сүзләрен халыкка җиткерде. Аннары ул халык өлкәннәреннән 70 ир-атны сайлап, аларны чатыр тирәли бастырды.+ 25 Шунда Йәһвә болытта төшеп,+ аның белән сөйләште+ һәм аңарда булган рухның берникадәрен алып,+ 70 өлкәннең һәрберсенә иңдерде. Рух аларга иңү белән алар үзләрен пәйгамбәрләр кебек тота* башлады,+ әмма бу бүтән кабатланмады.
26 Шушы ир-атларның икесе һаман да тукталу урынында иде. Аларның исемнәре Илда́д һәм Мида́д иде. Чатыр янына килмәсәләр дә, аларга да рух иңде, чөнки алар исемлеккә кертелгән иде. Һәм алар тукталу урынында үзләрен пәйгамбәрләр кебек тота башлады. 27 Бер егет йөгереп килеп, Мусага: «Илдад белән Мидад тукталу урынында үзләрен пәйгамбәрләр кебек тоталар!» — дип хәбәр итте. 28 Шунда яшьтән үк Мусага хезмәт итүче Нун улы Йошуа́:+ «Хуҗам Муса, аларны туктат!»+ — диде. 29 Ә Муса аңа: «Син минем өчен борчыласыңмы? Кирәкми, мин Йәһвәнең бөтен халкының пәйгамбәрләр булуын һәм Йәһвәнең үз рухын аларга иңдерүен теләр идем!» — дип җавап бирде. 30 Соңрак Муса Исраилнең өлкәннәре белән бергә тукталу урынына кайтты.
31 Аннары Йәһвәдән җил чыгып, диңгездән бытбылдыклар алып килә башлады һәм аларны тукталу урыны тирәли — бер яктан бер көнлек юл чамасы арага һәм икенче яктан бер көнлек юл чамасы арага — бөтен тукталу урыны тирәли төшертте.+ Алар җирдән якынча ике терсәк* биеклектәге арада булдылар. 32 Халык шул көнне, көне буе һәм төне буе, һәм икенче көнне көне буе, йокларга ятмыйча, бытбылдыклар җыйды. Беркем дә ун хомердан* азрак җыймады, һәм алар бытбылдыкларны үзләре өчен тукталу урыны тирәли таратып салды. 33 Ләкин алар бу итне ашап бетергәнче, халыкка Йәһвәнең ачуы кабарды, һәм Йәһвә халыкны күпләп һәлак итә башлады.+
34 Шуңа күрә алар бу урынга Кыйбру́т-һатава́*+ дигән исем бирделәр, чөнки анда комсыз теләкләр белдергән+ кешеләрне җирләделәр. 35 Кыйбрут-һатавадан халык Хасирутка китте һәм Хасирутта калды.+