Хакимнәр
2 Шуннан соң Йәһвәнең фәрештәсе+ Гилгәлдән+ Боһимга килде һәм болай диде: «Мин сезне Мисырдан ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә китердем.+ Алай гына да түгел, мин әйттем: „Мин сезнең белән килешүемне беркайчан да бозмам.+ 2 Сез исә бу җирдә яшәүчеләр белән килешүләр төзергә тиеш түгел+ һәм сезгә аларның мәзбәхләрен* җимерергә кирәк“.+ Әмма сез мине тыңламадыгыз.+ Ни өчен сез шулай эшләдегез? 3 Шуңа күрә мин дә: „Аларны арагыздан куып чыгармам.+ Алар сезне тозакка эләктерер,+ һәм аларның илаһлары сезне юлдан яздырыр“+,— дидем».
4 Йәһвәнең фәрештәсе бу сүзләрне бөтен Исраилгә әйткәч, халык кычкырып елый башлады. 5 Шуңа күрә алар ул җирне Боһи́м* дип атады һәм анда Йәһвәгә корбан китерде.
6 Йошуа́ халыкны җибәргәч, һәрбер исраилле үз мирасына җир биләргә китте.+ 7 Халык Йошуаның бөтен көннәрендә һәм Йошуадан озаграк яшәгән һәм Йәһвәнең Исраи́л хакына кылган бөтен бөек эшләрен күргән өлкәннәрнең көннәрендә Йәһвәгә хезмәт итте.+ 8 Аннары Йәһвәнең хезмәтчесе Нун улы Йошуа 110 яшендә вафат булды.+ 9 Аны үз мирасында, Ифраимның таулы җирендә, Гаһә́ш тавының төньягындагы Тимнә́т-һәриштә+ җирләделәр.+ 10 Бөтен бу буын үз ата-бабаларына кушылды,* һәм алардан соң Йәһвәне һәм аның Исраил өчен кылган эшләрен белмәгән икенче буын үсеп җитте.
11 Шуңа күрә исраиллеләр Йәһвә күзендә начар булганны эшләде һәм Багалларга хезмәт итте.*+ 12 Шулай итеп алар үз аталарының Аллаһысын — аталарын Мисырдан чыгарган Йәһвәне калдырды.+ Алар башка илаһларга — тирә-якларындагы халыкларның илаһларына иярде,+ аларга сәҗдә кылды һәм Йәһвәнең күңелен рәнҗетте.*+ 13 Алар Йәһвәне калдырып, Багалга һәм Ишта́р сыннарына хезмәт итте.+ 14 Моның аркасында Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны талаучылар кулына бирде.+ Ул аларны тирә-якларындагы дошманнар кулына бирде,*+ һәм алар инде дошманнарына каршы тора алмады.+ 15 Алар кая гына бармасын, Йәһвә әйткәнчә һәм Йәһвә ант иткәнчә,+ Йәһвә аларга каршы булды һәм аларга бәла китерде,+ нәтиҗәдә алар зур газаплар кичерде.+ 16 Шунда Йәһвә аларга үзләрен талаучылар кулыннан коткарган хакимнәр бирде.+
17 Ләкин алар хәтта хакимнәрне дә тыңларга теләмәде һәм башка илаһлар белән рухи фәхешлек кылды, аларга сәҗдә кылды. Алар ата-бабалары йөргән юлдан тиз тайпылды. Аларның ата-бабалары Йәһвәнең әмерләренә буйсынды,+ ә алар буйсынмады. 18 Йәһвә аларга хакимнәр биргәндә,+ Йәһвә һәр хаким белән булды һәм аларны шул хакимнең барлык көннәрендә дошманнары кулыннан коткарып торды; Йәһвә ыңгырашуларын ишетеп, аларны кызганды,+ чөнки дошманнары аларны җәберләде+ һәм үзләрен алар белән мәрхәмәтсез тотты.
19 Ләкин хаким үлгәч, алар элекке юлларына кайтып, аталарыннан да арттырып бозык эшләр кылдылар, башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт иттеләр һәм аларга сәҗдә кылдылар.+ Алар үз эшләрен һәм үҗәтләнеп йөрүләрен калдырмады. 20 Ахыр чиктә Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды,+ һәм ул болай диде: «Бу халык ата-бабалары белән төзегән килешүемне+ бозып, мине тыңламады,+ 21 шуңа күрә мин дә араларыннан Йошуа үлгәннән соң калган халыкларның берсен дә куып чыгармам.+ 22 Шулай итеп Исраил үз аталары кебек Йәһвәнең юлыннан тайпылмыйча йөрерме, юкмы икәнен сынармын».+ 23 Шуңа күрә Йәһвә ул халыкларга анда калырга ирек бирде. Ул аларны шунда ук куып чыгармады һәм Йошуа кулына бирмәде.