-
Зәбур 105:17, 18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Ул үз хезмәтчеләре алдыннан бер кешене җибәргән.
Бу кеше коллыкка сатылган Йосыф булган.+
18 Богаулар салып, аның аякларын чикләгәннәр.*+
Муены* зынҗыр белән богауланган булган,
-
Рәсүлләр 7:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Шул ыруг башлыклары, көнләшеп, Йосыфны+ Мисырга сатып җибәргәннәр.+ Әмма Аллаһы аның белән булган+ 10 һәм аны барлык бәлаләрдән коткарып торган. Йосыф Аллаһы ярдәме белән Мисыр патшасы фиргавеннең хуплавын яулаган һәм бик зирәк кеше булып киткән. Фиргавен исә аны Мисыр һәм үзенең бөтен йорты белән идарә итәргә билгеләгән.+
-
-
-