34 Шунда Ягъкуб кайгыдан киемен ертып җибәрде һәм билен матәм киеме белән урап, улы өчен күп көннәр елады. 35 Бар уллары һәм бар кызлары аны юатырга тырышсалар да, ул юатуларына колак салмады. «Улым турында кайгырып, Кабергә+ төшәрмен инде!» — дип, ул Йосыф өчен елаудан туктамады.