Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 25:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10 Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+

  • Яратылыш 49:29–33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30 Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде. 31 Анда Ибраһим белән Сара́+ һәм Исхак+ белән Рабига́ җирләнгән. Шунда мин Лиямне дә җирләдем. 32 Кыр да, андагы мәгарә дә Хит улларыннан сатып алынган».+

      33 Шулай итеп, Ягъкуб үз улларына күрсәтмәләрен биреп бетерде. Аннары ул ятагына ятты да үлде һәм үз халкына кушылды.*+

  • Яратылыш 50:13, 14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Алар аны Кәнган җиренә алып барып, Мамре́ янындагы Макпела́ кырында урнашкан мәгарәдә җирләделәр. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде.+ 14 Әтисен җирләгәч, Йосыф үз абый-энеләре һәм Ягъкубны җирләргә барган барлык кешеләр белән Мисырга әйләнеп кайтты.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу