-
Яратылыш 49:29–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30 Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде. 31 Анда Ибраһим белән Сара́+ һәм Исхак+ белән Рабига́ җирләнгән. Шунда мин Лиямне дә җирләдем. 32 Кыр да, андагы мәгарә дә Хит улларыннан сатып алынган».+
33 Шулай итеп, Ягъкуб үз улларына күрсәтмәләрен биреп бетерде. Аннары ул ятагына ятты да үлде һәм үз халкына кушылды.*+
-