-
Яратылыш 48:17–19Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Әтисенең үзенең уң кулын Ифраим башына куйганын күргәч, Йосыфка бу ошамады. Ул әтисенең кулын Ифраимның башыннан Манашшеныкына куярга теләп, 18 Исраилгә болай диде: «Юк, әтием, бу минем беренче улым.+ Уң кулыңны аның башына куй». 19 Ләкин әтисе, аның белән ризалашмыйча, болай диде: «Беләм, улым, беләм. Аңардан да халык чыгачак, ул да бөек булачак. Шулай да энесе бөегрәк булачак,+ һәм энесенең токымы* күп халыклар кебек күпсанлы булачак».+
-