Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 25:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Мин синең алдыңда шунда пәйда булып, синең белән капкач өстеннән сөйләшермен.+ Шаһитлек сандыгы* өстендәге ике керубим арасыннан мин синең аркылы исраиллеләргә бар әмерләремне биреп торырмын.

  • 1 Ишмуил 4:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Шилога кешеләрне җибәрделәр, һәм алар шуннан керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең килешүе сандыгын алып чыктылар.+ Илийнең ике улы Хөфни́ белән Пинхә́с+ тә Аллаһының килешүе сандыгы янында иде.

  • 1 Елъязма 13:6–11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Давыт һәм бөтен Исраил, керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы Аллаһының килешүе сандыгын (кешеләр килешү сандыгы алдында Йәһвәнең исемен чакыра иде) алып килергә дип, Багалага+ — Яһүдтәге Кырьят-йәримгә китте. 7 Әмма Абинада́б йортындагы Аллаһының килешүе сандыгын алар яңа арбага салып,+ алып чыгып киттеләр. Арбаны исә Уза́ белән Әхә́й алып барды.+ 8 Давыт һәм бөтен Исраил, җырлап, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап, шалтыравыклар+ һәм кимваллар кагып,+ быргылар кычкыртып,+ Аллаһы алдында сөенеп-куанып бәйрәм итеп барды. 9 Ләкин алар Киду́н ындырына килеп җиткәч, үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, килешү сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды. 10 Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Ул аны килешү сандыгына кулын сузганы өчен һәлак итте.+ Шулай итеп Уза шунда Аллаһы каршында үлде.+ 11 Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала.

  • Зәбур 80:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 80 И Исраилнең Көтүчесе,

      Йосыфны сарык көтүен йөрткәндәй йөртүче,+ тыңла.

      Керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы,

      Балкы.*

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу