-
1 Патшалар 12:28–30Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
28 Киңәшләшеп алгач, патша ике алтын бозау сыны+ ясап, халыкка: «Нигә сезгә Иерусалимга йөреп мәшәкатьләнергә? Исраил, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың!»+ — диде. 29 Бер бозау сынын ул — Бәйтелдә,+ икенчесен Данда+ куйды. 30 Моның аркасында алар гөнаһ кылырга тотынды,+ һәм халык аларның берсенә табыну өчен Данга кадәр үк йөри башлады.
-
-
1 Патшалар 13:33, 34Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
33 Хәтта бу хәлләрдән соң да Йәрәбәм үзенең яман юлын калдырмады, ә биеклекләрдә бөтен халык арасыннан кешеләрне рухани итеп билгеләвен һаман дәвам итте.+ Кем теләсә, шуны ул рухани итеп билгели иде* һәм: «Бу кеше биеклекләрдә рухани булып хезмәт итсен»,— дия иде.+ 34 Йәрәбәм йортының шушы гөнаһы+ аларны һәлакәткә һәм җир йөзеннән юк ителүгә китерде.+
-