9 Биньями́н кабиләсендә+ исә Киш+ исемле бер бай кеше яши иде. Ул Әбилнең улы, Әби́л Сәрурның, Сәру́р Бәкратның, Бәкра́т Афиянең улы иде. 2 Аның Шау́л+ исемле яшь һәм төскә-биткә чибәр улы бар иде. Исраи́л халкында аңардай чибәр берәү дә юк иде. Ул барысыннан да бер башка биегрәк иде.