-
1 Патшалар 10:23–25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Шулай итеп, Сөләйман патша җир йөзендәге бөтен патшалардан күпкә баерак,+ күпкә зирәгрәк иде.+ 24 Җирдәге бар кешеләр Сөләйман белән очрашырга һәм күңеленә Аллаһы салган зирәклекне+ ишетергә омтыла иде. 25 Янына килгән кешеләрнең һәммәсе аңа ел саен бүләкләр: алтын-көмеш, кием-салым, корал, бәлзәм, ат һәм качырлар китерә иде.
-