1 Патшалар 18:45 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 45 Шул арада күк йөзен кара болытлар каплап алды, җил күтәрелде һәм каты яңгыр коеп яварга тотынды.+ Ахаб исә арбасында Йәзриилгә+ юл тота иде. Әюп 36:29 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 29 Болыт катламнарын кем аңлый алсын? Аның чатырыннан килгән күк күкрәүгә кем төшенә алсын?+ Әюп 36:31 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 31 Болар ярдәмендә ул халыкларга булыша,*Аларга күп азык-төлек бирә.+ Әюп 38:25–27 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 25 Ташкын юлларын кем үткәргән? Кем күкрәгән болытларның юлын билгеләгән?+ 26 Кем кеше булмаган чүлләрдә,Һичкем яшәмәгән җирләрдә яңгыр яудыра,+ 27 Үлән үсеп чыксын өчен,Давыл харап иткән коры җирләрне сугара?+ Ягъкуб 5:17, 18 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Бездә булган хисләр Ильяста да булган, шулай да ул яңгыр яумасын дип, тырышып дога кылгач, шул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган.+ 18 Әмма ул кабат дога кылгач, күктән яңгыр яуган, һәм җир уңыш китергән.+
45 Шул арада күк йөзен кара болытлар каплап алды, җил күтәрелде һәм каты яңгыр коеп яварга тотынды.+ Ахаб исә арбасында Йәзриилгә+ юл тота иде.
25 Ташкын юлларын кем үткәргән? Кем күкрәгән болытларның юлын билгеләгән?+ 26 Кем кеше булмаган чүлләрдә,Һичкем яшәмәгән җирләрдә яңгыр яудыра,+ 27 Үлән үсеп чыксын өчен,Давыл харап иткән коры җирләрне сугара?+
17 Бездә булган хисләр Ильяста да булган, шулай да ул яңгыр яумасын дип, тырышып дога кылгач, шул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган.+ 18 Әмма ул кабат дога кылгач, күктән яңгыр яуган, һәм җир уңыш китергән.+