Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 18:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Әллә Йәһвә булдыра алмаган нәрсә бармы?+ Мин киләсе елны шушы вакытта яныңа килгәндә, Сараның улы булыр».

  • Зәбур 135:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Күк белән җирдә, диңгезләрдә һәм упкыннарда

      Йәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара.+

  • Ишагыя 43:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Мин һәрвакыт шул ук Аллаһы,+

      Минем кулымнан беркем дә бернәрсә дә тартып ала алмый.+

      Мин эшкә керешкәндә, кем моңа комачаулый ала?»+

  • Ишагыя 55:10, 11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Яңгыр белән кар күктән явып,

      Җирне сугармыйча күккә кире кайтмый.

      Ул җирне уңдырышлы итә, анда үсемлекләр үстерә;

      Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирә.

      11 Минем авызымнан чыккан сүз дә шулай.+

      Ул үтәлмичә миңа кире кайтмас,+

      Мин теләгәнне,* һичшиксез, башкарыр,+

      Аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр.

  • Ирмия 32:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең һәм көчле кулың белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең.+ Синең кулыңнан килмәгән һичнәрсә юк.

  • Марк 10:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Гайсә аларга карап: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»+,— диде.

  • Лүк 18:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Ул: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала»,— диде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу