Лүк
18 Шуннан соң ул аларга һәрвакыт дога кылырга һәм бирешмәскә кирәклеген күрсәтеп,+ бер мисал сөйләде: 2 «Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне хөрмәт итмәүче бер хөкемче яшәгән. 3 Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм шул хөкемче янына өзлексез йөреп: „Дәгъвачым белән миңа гадел карар чыгар“,— дип әйтә торган булган. 4 Берникадәр вакыт ул ризалашмаган, әмма соңрак эчтән генә болай дигән: „Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне хөрмәт итмәсәм дә, 5 бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк“».+ 6 Шунда Хуҗабыз болай диде: «Гаделсез хөкемченең әйткәненә игътибар итегез! 7 Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән үзен түземле тотып,+ гаделлек урнаштырмасмы?+ 8 Сезгә шуны әйтәм: урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак. Шулай да Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман* табар микән?»
9 Гайсә үзләрен тәкъва дип санаучы һәм башкаларга түбәнсетеп караучыларга мондый мисал китерде: 10 «Ике кеше дога кылу өчен гыйбадәтханәгә кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы. 11 Фарисей, басып, эчтән генә болай дип дога кыла башлаган: „Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. 12 Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм“.+ 13 Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“+,— дигән. 14 Сезгә шуны әйтәм: бу кеше теге фарисейга караганда үзен күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп өенә кайтып киткән,+ чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».+
15 Кешеләр аның янына сабыйларны, ул аларга кагылсын өчен, китерә башладылар. Ләкин шәкертләре, моны күреп, ул кешеләрне шелтәләде.+ 16 Ә Гайсә үзе янына сабыйларны китерергә кушты һәм болай диде: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы.+ 17 Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк».+
18 Бер идарәче аңардан: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 19 Гайсә аңа болай диде: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк.+ 20 Син бит мондый әмерләрне беләсең: „Зина кылма,+ кеше үтермә,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+ әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“».+ 21 Теге кеше аңа: «Мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм»,— диде. 22 Моны ишеткәч, Гайсә аңа: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: үзеңдә булганның барысын сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»+,— дип әйтте. 23 Бу сүзләрне ишеткәч, ул боегып китте, чөнки бик бай иде.+
24 Гайсә аңа карап алды да болай диде: «Акчалы кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!+ 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+ 26 Моны ишеткән кешеләр: «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорады.+ 27 Ул: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала»,— диде.+ 28 Шунда Пете́р: «Менә без үз әйберләребезне калдырып, сиңа ияреп киттек»,— дип әйтте.+ 29 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, хатынын, абый-энеләрен, әти-әнисен я балаларын Аллаһы Патшалыгы хакына калдырган һәркем+ 30 хәзерге вакытта күп тапкыр күбрәк алачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә* мәңгелек тормышка ия булачак».+
31 Шуннан соң ул 12 шәкертен читкә чакырып, аларга болай диде: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы турында пәйгамбәрләр аша бар язылганнар үтәләчәк.+ 32 Аны башка халык кешеләренә тапшырачаклар,+ һәм алар аңардан мыскыллап көләчәк,+ аны хурлаячак, аңа төкерәчәк+ 33 һәм аны камчылаганнан соң үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул үледән терелеп торачак».+ 34 Әмма шәкертләр бернәрсә дә аңламады, чөнки бу сүзләрнең мәгънәсе алардан яшерелгән иде, һәм алар аның әйткәннәренә төшенмәде.
35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, юл читендә бер сукыр хәер сорашып утыра иде.+ 36 Күп халыкның үтеп баруын ишеткәч, ул нәрсә булганын сорый башлады. 37 «Насаралы Гайсә үтеп бара!» — диделәр аңа. 38 Шунда ул: «Гайсә, Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 39 Алда баручылар аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 40 Гайсә туктады да, аны үз янына китерергә кушты. Ул килгәч, Гайсә аңардан: 41 «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Хуҗам, күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде. 42 Шунда Гайсә: «Күзләрең күрсен. Иманың сине савыктырды»+,— диде аңа. 43 Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте.+ Барлык кешеләр, моны күреп, Аллаһыны мактадылар.+