-
1 Патшалар 4:29–31Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Һәм Аллаһы Сөләйманга иксез-чиксез дәрәҗәдә зирәклек белән төшенүчәнлек һәм диңгез буендагы ком бөртекләредәй күп акыл-зиһен тулы йөрәк бирде.+ 30 Бөтен Көнчыгышта һәм бөтен Мисыр җирендә зирәклектә Сөләйманга тиңнәр юк иде.+ 31 Ул бөтен кешеләрдән, хәтта Зирә́х токымыннан булган Итаннан,+ Мәху́л уллары Хима́н,+ Калку́л+ һәм Дардадан да зирәгрәк иде. Аның даны тирә-яктагы бөтен халыкларга таралды.+
-
-
2 Елъязма 1:10–12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Бу халык белән уңышлы җитәкчелек итәр өчен, миңа зирәклек һәм белем бирче,+ югыйсә мин бу зур халкыңны ничек хөкем итә алырмын?»+
11 Аллаһы Сөләйманга болай диде: «Күңелеңдә нәкъ моны теләп, син үзеңә байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә, шулай ук дошманнарыңның үлемен дә, үзеңә озын гомер дә сорамадың. Син, үзем билгеләгән патша буларак, халкымны хөкем итәр өчен зирәклек белән белем сорадың.+ 12 Шуның өчен сиңа зирәклек һәм белем бирелер. Өстәвенә, мин сиңа моңарчы бер патшада да булмаган һәм синнән соң да бер патшада да булмаячак байлык та, муллык та, дан-шөһрәт тә бирермен».+
-