-
2 Ишмуил 12:9–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Ник син, Йәһвә сүзен санга сукмыйча, яманлык кылдың? Син хитле У́рины кылыч белән һәлак иттең!+ Хатынын үзеңә алдың,+ ә аның үзен амунлылар кылычыннан үтерттең.+ 10 Хәзердән синең йортың һәрчак кылычтан бәла күрер,+ чөнки син, мине санга сукмыйча, хитле У́риның хатынын үзеңә хатынлыкка алдың“. 11 Йәһвә болай ди: „Мин сиңа үз йортыңнан бәла китерермен.+ Синең күз алдыңда хатыннарыңны алып, бүтән ир-атка* бирермен,+ һәм ул көпә-көндез хатыннарың белән ятар.+
-