-
2 Патшалар 25:8–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Бишенче айның җиденче көнендә, ягъни Бабыл патшасы Нәбукаднизарның идарә итүенең 19 нчы елында, Бабыл патшасының хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Иерусалимга килде.+ 9 Ул Йәһвә йортын,+ патша сараен+ һәм Иерусалимдагы бар йортларны+ яндырды, шулай ук бөтен күренекле кешеләрнең йортларын да яндырып бетерде.+ 10 Сакчылар башлыгы белән килгән калдайлылар гаскәре Иерусалимны уратып торган стеналарны җимерде.+
-
-
2 Елъязма 34:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 „Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы алдында укылган кулъязмадагы бөтен ләгънәт сүзләрен+ чынга ашырып, мин бу җиргә һәм анда яшәүчеләргә бәла китерәм.+ 25 Мине калдырганнары,+ бүтән илаһларга корбаннар төтәткәннәре һәм шулай итеп бөтен эшләре белән күңелемне рәнҗеткәннәре* өчен,+ мин шушы җиргә ярсуымны түгәрмен, һәм ярсуым басылмас“.+
-
-
2 Елъязма 36:16, 17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+
17 Шунда Аллаһы аларга каршы калдайлыларның+ патшасын китерде. Тегесе, килеп, аларның изге йорттагы+ егетләрен кылычтан кичерде;+ аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде.+ Аллаһы бөтенесен аның кулына тапшырды.+
-