Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 11:11, 12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Ул көнне Йәһвә үз халкының исән калган калдыгын Ассирия,+ Мисыр,+ Па́трос,+ Куш,+ Ила́м,+ Шина́р,* Хаматтан һәм диңгез утрауларыннан+ үзенә кайтарыр өчен тагын, икенче мәртәбә, ярдәм кулын сузар. 12 Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+

  • Ишагыя 60:8, 9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Кемнәр анда болытлар кебек,

      Үз кетәкләренә очкан күгәрченнәр кебек очып килә?

      9 Миңа утраулар өметләнер.+

      Тарши́ш кораблары беренче булып* килер,

      Аллаһың Йәһвәнең — Исраилнең Изге Аллаһысының исеме хакына

      Ерактан синең улларыңны,+

      Аларның көмешен һәм алтынын алып килер,

      Чөнки ул сине данлар.*+

  • Зәкәрия 10:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарачакмын,

      Ассириядән җыеп алачакмын.+

      Мин аларны Гила́д+ белән Лива́н җирләренә китерәчәкмен,

      Һәм хәтта анда да алар өчен урын җитәрлек булмаячак.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу