Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 15:14–16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Халыклар һичшиксез ишетер,+ алар калтырап торыр,

      Филистидә яшәүчеләрне каты газап* чолгап алыр.

      15 Ул вакытта Эдо́м шәехләре* тетрәнеп китәр;

      Моабның куәтле идарәчеләрен* калтырану биләп алыр.+

      Кәнганда яшәүче барлык халыкларның рухы сынар.+

      16 Аларның коты алыныр.+

      И Йәһвә, халкың үтеп киткәнче,

      Үзең барлыкка китергән халык+ үтеп киткәнче,+

      Кулыңның кодрәтеннән алар таштай катып калыр.

  • Йошуа 2:9–11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 9 һәм болай диде: «Мин беләм, Йәһвә сезгә бу җирне бирәчәк.+ Сезнең аркада без куркуга төштек,+ һәм бу җирдә яшәүче бөтен халыкның йөрәге алынды,+ 10 чөнки без Йәһвәнең, сез Мисырны калдыргач, алдыгызда Кызыл диңгезнең суларын корытканын+ һәм сезнең Үрдүннең теге ягында* аморлыларның ике патшасы Сихо́н+ белән Огка+ нәрсә эшләгәнегезне, аларны тулысынча юк иткәнегезне ишеттек. 11 Моның турында ишеткәч, безнең күңелебез төште, һәм сезнең аркада беркемнең дә кыюлыгы калмады, чөнки сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — күкләрдә һәм җирдә бер Аллаһы.+

  • Йошуа 5:1
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Үрдүннең көнбатыш ягында* яшәгән аморлыларның+ бөтен патшалары һәм диңгез янында яшәгән кәнганлыларның+ бөтен патшалары Йәһвәнең Исраи́л алдында, Үрдүнне кичә алсыннар өчен, аның суларын корытканын ишеткәч, аларның күңеле төште,+ һәм исраиллеләр аркасында алар тәмам кыюлыгын югалтты.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу