Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Саннар 11:16, 17
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Йәһвә Мусага болай дип җавап бирде: «Исраилнең өлкәннәреннән 70 ир-атны — сиңа халыкның башлыклары һәм өлкәннәре буларак билгеле булган ир-атларны сайла.+ Аларны очрашу чатыры янына алып килеп, анда бергәләп басыгыз. 17 Мин төшеп,+ шунда синең белән сөйләшермен+ һәм синдәге рухның берникадәрен алып,+ аларга иңдерермен. Алар сиңа халыкның йөген йөртүдә ярдәм итәр, сиңа инде аны берүзеңә йөртергә туры килмәс.+

  • Хакимнәр 6:34
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 34 Шунда Йәһвә рухы Гидеонга иңде,+ һәм ул мөгез быргы кычкыртты,+ һәм бөтен абиезерлеләр+ аның янына җыелды.

  • Хакимнәр 11:29
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 29 Ифтахка Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм ул Гиладтагы Миспәгә+ барыр өчен Гилад белән Манашшены узды, ә Гиладтагы Миспәдән ул амунлыларга таба китте.

  • Хакимнәр 14:5, 6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Шимшон әтисе һәм әнисе белән Тимнәгә китте. Ул Тимнәнең йөзем бакчаларына җиткәч, аңа үкереп арыслан ташланды. 6 Шунда аңа Йәһвә рухы иңде,+ һәм ул аны буш кул белән яшь кәҗәне ботарлагандай ботарлап ташлады, ләкин ата-анасына булган хәлне сөйләмәде.

  • Хакимнәр 15:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Ул Ләһигә килгәч, филистилеләр аны тантаналы кычкыра-кычкыра каршы алды. Шунда аңа Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм аның кулларындагы баулар утта көйдерелгән җитен җепләрдәй таралып төште.+

  • 1 Ишмуил 11:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Моны ишетү белән Шаулга Аллаһы рухы иңде,+ һәм аның ачуы купты.

  • 1 Ишмуил 16:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Шунда Ишмуил май салынган мөгезне алды+ да аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады.+ Аннары Ишмуил, торып, Рамага+ юл тотты.

  • 2 Елъязма 15:1
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Бер көнне Ади́д улы Азариягә Аллаһы рухы иңде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу