Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 2:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Шунда ул Ильясның киеме белән суга сугып: «Ильясның Аллаһысы Йәһвә кайда ул?» — диде. Суга сугуы булды, сулар икегә аерылды, һәм Илиша аръякка чыкты.+

  • 2 Патшалар 2:20, 21
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20 Шунда ул: «Эченә тоз салып, бер кечкенә яңа касә алып килегез әле»,— диде. Һәм аңа касә алып килделәр. 21 Аннары ул су чыганагы янына барып, тозны шунда ташлады+ һәм әйтте: «Йәһвә болай ди: „Мин бу суны тазарттым. Бүтән аның аркасында үлем дә, кысырлык та* булмаячак“».

  • 2 Патшалар 3:17
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17 чөнки Йәһвә болай ди: „Җил дә исмәс, яңгыр да яумас, әмма шушы үзән* су белән тулачак,+ һәм аннан син үзең дә эчәрсең, малларың да, бүтән хайваннарың да эчәр“.

  • 2 Патшалар 4:4
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Аннары улларың белән бергә өйгә кереп, артыңнан ишегеңне яп. Бөтен шул савытларны май белән тутыр һәм тулы савытларны читкә куеп бар».

  • 2 Патшалар 4:7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Аннары ул Аллаһы кешесе янына барып, аңа бу хакта сөйләп бирде. Тегесе аңа: «Бар, майны сат та бурычларыңны кайтар, ә калганы үзеңә һәм улларыңа яшәр өчен булыр»,— диде.

  • 2 Патшалар 6:5–7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Аларның берсе агач кискәндә, балтасының тимере суга төшеп китте, һәм ул: «Аһ! Хуҗам, мин аны әҗәткә алган идем!» — дип кычкырып җибәрде. 6 Аллаһы кешесе аңардан: «Ул кая төште?» — дип сорагач, тегесе аңа төшкән урынны күрсәтте. Шунда Илиша бер агач кисәге кисеп алып, шунда ташлады, һәм балта тимере су астыннан калкып чыкты. 7 Илиша: «Ал аны»,— диде. Һәм тегесе, кулын сузып, балта тимерен алды.

  • 2 Патшалар 7:1
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Шулчак Илиша́ болай диде: «Йәһвә сүзен тыңлагыз. Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында* бер са́та* иң яхшы он — бер шәкыл,* ике са́та арпа да бер шәкыл торачак“».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу