Икенче Патшалар
2 Бер көнне Ильяс+ белән Илиша́+ Гилгәлдән+ килә иде. (Бу Йәһвә Ильясны көчле җил белән күккә күтәреп алып+ киткәнче булды.) 2 Ильяс Илишага: «Монда кал, чөнки Йәһвә мине Бәйтелгә җибәрде»,— диде. Илиша исә аңа: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә Бәйтелгә+ китте. 3 Бәйтелдәге пәйгамбәрләр уллары* Илиша янына чыгып: «Бүген Йәһвә хуҗаңны алып китәчәген һәм аның бүтән синең остазың булмаячагын беләсеңме?»+ — диделәр. Ул: «Әйе, инде беләм. Беркемгә дә сөйләмәгез»,— дип әйтте.
4 Ильяс аңа: «Илиша, монда калчы, чөнки Йәһвә мине Әрихәгә+ җибәрде»,— диде. Тегесе исә: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә Әрихәгә китте. 5 Әрихәдәге пәйгамбәрләр уллары Илиша янына килеп: «Бүген Йәһвә синең хуҗаңны алып китәчәген һәм аның бүтән синең остазың булмаячагын беләсеңме?» — диделәр. Ул: «Әйе, инде беләм. Беркемгә дә сөйләмәгез»,— дип әйтте.
6 Ильяс Илишага: «Монда кал, чөнки Йәһвә мине Үрдү́н буена җибәрде»,— диде. Тегесе исә: «Йәһвә белән һәм синең җаның белән ант итәм: мин сине калдырмыйм»,— дип җаваплады. Һәм алар бергә юлларын дәвам итте. 7 Пәйгамбәрләр улларының иллесе шулай ук аларга ияреп китте һәм читтәрәк басып карап тора башлады, ә Ильяс белән Илиша ул вакытта Үрдүн буенда тора иде. 8 Шунда Ильяс үзенең киемен*+ алып, төрде дә шуның белән суга сукты. Шулчак су икегә аерылды, һәм алар икесе дә коры җирдән аръякка чыктылар.+
9 Аръякка чыккач, Ильяс Илишага: «Аллаһы мине синең яныңнан алып киткәнче, синең өчен нәрсә эшлим?» — диде. Илиша аңа: «Зинһар, миңа синдәге рухның икеләтә өлеше*+ бирелсен иде»+,— дип әйтте. 10 Ильяс: «Син авыр нәрсә сорыйсың. Аллаһының мине синең яныңнан алып киткәнен күрсәң, син сораганча булыр, ә инде күрмәсәң, булмас»,— дип җавап бирде.
11 Алар юлда сөйләшеп барган арада, капылт утлы сугыш арбасы һәм утлы атлар+ пәйда булып, аларны аерды, һәм Ильяс көчле җил белән күккә ашты.+ 12 Моны күзәткәндә, Илиша: «Әткәй, әткәем минем! Исраил арбасы һәм җайдаклары!»+ — дип кычкырып торды. Тегесе күздән югалгач, ул үз киемен тотып, икегә ертты.+ 13 Аннан соң ул Ильясның төшеп калган киемен*+ алды да кире Үрдүн елгасы ярына килеп басты. 14 Шунда ул Ильясның киеме белән суга сугып: «Ильясның Аллаһысы Йәһвә кайда ул?» — диде. Суга сугуы булды, сулар икегә аерылды, һәм Илиша аръякка чыкты.+
15 Әрихәдәге пәйгамбәрләр уллары аны ерактан күреп алгач: «Ильястагы рух Илишага бирелгән»+,— диделәр. Алар аның каршысына килделәр дә, җиргә кадәр иелеп, аңа сәҗдә кылдылар. 16 Алар аңа: «Хезмәтчеләрең арасында 50 сәләтле кеше бар. Әйдә, аларны хуҗаңны эзләргә җибәрик. Бәлки, Йәһвәнең рухы* аны күтәргән дә берәр тауга я үзәнгә ташлагандыр»+,— диделәр. Ләкин ул: «Юк, җибәрмәгез»,— дип әйтте. 17 Әмма алар кыстап торганга, аңа уңайсыз булып китте, һәм ул аларга: «Ярар, җибәрегез»,— диде. Тегеләре 50 кеше җибәрде, алар аны өч көн буе эзләде, ләкин таба алмады. 18 Алар әйләнеп кайтканда, ул Әрихәдә+ иде. Шунда ул аларга: «Мин сезгә бармагыз дигән идем бит»,— диде.
19 Вакыт узу белән шәһәр кешеләре Илишага: «Хуҗабыз күреп тора: шәһәр яхшы урында урнашкан булса да,+ суы начар һәм җире уңдырышсыз»*,— диделәр. 20 Шунда ул: «Эченә тоз салып, бер кечкенә яңа касә алып килегез әле»,— диде. Һәм аңа касә алып килделәр. 21 Аннары ул су чыганагы янына барып, тозны шунда ташлады+ һәм әйтте: «Йәһвә болай ди: „Мин бу суны тазарттым. Бүтән аның аркасында үлем дә, кысырлык та* булмаячак“». 22 Һәм шул су, Илиша сүзе буенча, әле дә таза булып кала.
23 Шул җирдән ул Бәйтелгә китте. Ул юлда барганда, шәһәрдән малайлар чыгып, аңа: «Кит, пеләш баш! Кит, пеләш баш!» — дия-дия, аңардан мыскыллап көлде.+ 24 Ахыр чиктә ул аларга борылып карады да аларны Йәһвә исеме белән каһәрләде. Шунда урманнан ике ана аю+ чыгып, балаларның кырык икесен ботарлап ташлады.+ 25 Илиша исә, юлын дәвам итеп, Карми́л тавына+ китте, ә аннары Сама́риягә кайтты.