-
1 Патшалар 16:15–19Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Зимри Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 27 нче елында Тирсәдә патша булып китте һәм 7 көн хакимлек итте. Ул чакта гаскәриләр филистилеләрнең Гиббету́н+ шәһәренә каршы лагерь корып урнашкан иде. 16 Лагерь корып урнашкан гаскәриләр «Зимри, патшага каршы сүз куешып, аны үтергән» дигән хәбәр ишеттеләр. Ул көнне лагерьдагы исраиллеләр Исраил өстеннән патша итеп гаскәр башлыгы Әмрине+ куйды. 17 Әмри́ һәм аның белән булган бөтен исраиллеләр Гиббетуннан китеп, Тирсәне камап алдылар. 18 Шәһәрнең яулап алынганын күргәч, Зимри, патша сараеның ныгытылган манарасына кереп, йортка ут төртте, һәм үзе дә утта янып үлде.+ 19 Аның белән бу хәл Йәһвә күзендә яманлык кылып, Йәрәбәм эзеннән йөреп, гөнаһлар кылганы өчен һәм Исраилне гөнаһка төшергәне өчен булды.+
-