2 Ишмуил 17:23 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 23 Ахитафил исә, үзенең киңәше буенча эш итмәгәннәрен күргәч, ишәк иярләп үзенең туган шәһәренә, өенә кайтып китте.+ Өйдәгеләренә күрсәтмәләр биргәннән соң,+ ул асылынып* үлде,+ һәм аны ата-бабаларының каберендә җирләделәр. 2 Ишмуил 18:14 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 14 Моңа Йоһаб: «Әй, синең белән монда сөйләшеп торырга вакытым юк!» — диде дә өч кечкенә ук* алып, Әбессәлам янына китте һәм, тегесе әле тере килеш зур агачның ботаклары арасында асылынып торганда, аның йөрәгенә чәнчеде. Зәбур 109:15 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 15 Йәһвә аларның кылган эшләрен һәрвакыт исендә тотсын,Исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарсын.+ Маттай 27:3 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 3 Шунда Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, аның үлемгә тартылганын белгәч, вөҗданы газапланганга, 30 көмеш тәңкәне өлкән руханиларга һәм өлкәннәргә кайтарып бирде+ Маттай 27:5 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 5 Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте, шуннан соң барып асылынды.+ Рәсүлләр 1:16 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 16 «Кардәшләр, изге рух Давыт аша пәйгамбәрлек итеп әйткән Язмадагы сүзләр — Гайсәне кулга алган кешеләрне ияртеп килгән Яһүд хакындагы сүзләр үтәлергә тиеш иде.+ Рәсүлләр 1:18 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 18 (Ул гаделсезлек өчен түләү алып, җир сатып алды+ һәм баштүбән егылгач,* аның эче шартлап ярылды, һәм барлык эчәкләре тышка чыкты.+
23 Ахитафил исә, үзенең киңәше буенча эш итмәгәннәрен күргәч, ишәк иярләп үзенең туган шәһәренә, өенә кайтып китте.+ Өйдәгеләренә күрсәтмәләр биргәннән соң,+ ул асылынып* үлде,+ һәм аны ата-бабаларының каберендә җирләделәр.
14 Моңа Йоһаб: «Әй, синең белән монда сөйләшеп торырга вакытым юк!» — диде дә өч кечкенә ук* алып, Әбессәлам янына китте һәм, тегесе әле тере килеш зур агачның ботаклары арасында асылынып торганда, аның йөрәгенә чәнчеде.
3 Шунда Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, аның үлемгә тартылганын белгәч, вөҗданы газапланганга, 30 көмеш тәңкәне өлкән руханиларга һәм өлкәннәргә кайтарып бирде+
5 Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте, шуннан соң барып асылынды.+
16 «Кардәшләр, изге рух Давыт аша пәйгамбәрлек итеп әйткән Язмадагы сүзләр — Гайсәне кулга алган кешеләрне ияртеп килгән Яһүд хакындагы сүзләр үтәлергә тиеш иде.+
18 (Ул гаделсезлек өчен түләү алып, җир сатып алды+ һәм баштүбән егылгач,* аның эче шартлап ярылды, һәм барлык эчәкләре тышка чыкты.+