21 Арыслан авызыннан+ һәм кыргый үгезләр мөгезеннән коткар мине.
Җавап бир миңа һәм коткар мине.
22 Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен,+
Җыелышта сине мактармын.+
23 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, аны мактагыз!
Ягъкубның бөтен нәселе, аны данлагыз!+
Исраилнең бөтен нәселе, аңа карата тирән ихтирамлы булыгыз.