Асафның+ җыры.
50 Аллаларның Аллаһысы Йәһвә+ әйтте,
Ул җирне көнчыгыштан алып
Көнбатышка кадәр судка дәшә.
2 Матурлыгы тиңсез Сионнан+ Аллаһы балкый.
3 Аллаһыбыз килер һәм дәшми калмас.+
Аның алдында — йота торган ут,+
Аның тирәли көчле давыл котыра.+
4 Үз халкын хөкем итәр өчен,+
Ул күкләрне һәм җирне судка дәшеп:+
5 «Тугры хезмәтчеләремне,
Корбан нигезендә минем белән килешү төзегән хезмәтчеләремне яныма җыегыз»+,— ди.
6 Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,
Чөнки Аллаһы ул — Хөкемче.+ (Села)
7 «И халкым, тыңла мине, мин сөйләрмен;
Исраи́л, мин сиңа каршы шаһитлек итәрмен.+
Мин Аллаһы, синең Аллаһың.+
8 Мин сине корбаннарың өчен дә,
Һәрвакыт минем алдымда булган тулаем яндыру корбаннарың өчен дә шелтәләмим.+
9 Миңа абзарларыңдагы үгез дә,
Кәҗә тәкәләрең дә кирәк түгел.+
10 Чөнки урмандагы бар кыргый хайваннар да,
Таулардагы бар җәнлекләр дә минеке.+
11 Мин таулардагы һәр кошны беләм,+
Кырлардагы санап бетергесез хайваннар минеке.
12 Ач булсам да, мин сиңа әйтмәс идем,
Чөнки җир һәм андагы һәрнәрсә минеке.+
13 Әллә мин үгез итен ашармынмы
Һәм кәҗә канын эчәрменме?+
14 Аллаһыга корбан сыйфатында рәхмәтләрегезне белдерегез,+
Ходай Тәгаләгә биргән вәгъдәләрегезне үтәгез.+
15 Кайгы-хәсрәт вакытында мине чакырыгыз.+
Мин сезне коткарырмын, һәм сез мине данларсыз».+
16 Ләкин Аллаһы явызларга болай дияр:
«Минем кануннарым турында+
Яки килешүем турында сөйләргә ни хакыгыз бар?+
17 Сез бит тәрбияне нәфрәт итәсез,
Сүзләремне аяк астына салып таптыйсыз.+
18 Каракны күреп, аны хуплыйсыз,+
Хыянәтчеләр белән аралашасыз.
19 Авызыгызны яманлык таратыр өчен ачасыз,
Телегездә — ялган.+
20 Сез үз туганыгызга каршы сөйләп утырасыз,+
Үз әниегез улының хаталарын әйтеп саласыз.
21 Сез боларны эшләгәндә, мин дәшми тордым,
Шуңа сез мине үзегез кебек булыр дип уйладыгыз.
Ләкин хәзер мин, сезне фаш итеп,
Сезгә каршы булган хөкем эшемне белдерәчәкмен.+
22 Әй Аллаһыны оныткан бәндәләр,+ моны игътибарга алыгызчы,
Югыйсә мин сезне ботарлап ташлармын, һәм сезне коткаручы булмас.
23 Миңа корбан сыйфатында рәхмәтләр белдерүче кеше мине данлый.+
Тәкъвалык юлыннан тайпылмый йөрүче кешене
Мин коткарырмын».+