-
Даниял 4:30–32Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
30 «Нинди бөек Бабыл шәһәре! Мин аны үз даным һәм бөеклегем хакына патша йорты өчен үз көчем һәм куәтем белән төзедем!»
31 Патша бу сүзләрне әйтеп бетерергә дә өлгермәде, күкләрдән тавыш яңгырады: «Нәбукаднизар патша, тыңла: „Патшалык синнән алынды,+ 32 син кешеләр арасыннан куылачаксың. Син җәнлекләр белән бергә яшәячәксең һәм сиңа, үгезләргә ашаткандай, яшел үлән ашатачаклар. Син Аллаһы Тәгаләнең кешелек патшалыклары өстеннән Хаким булуына һәм тәхеткә кемне теләсә, шуны утырта икәнлегенә төшенгәнчегә кадәр,+ җиде вакыт үтәчәк“».
-