11 Ялган үлчәү Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә,
Ә төгәл гер аның күңеленә хуш килә.+
2 Масаю белән бергә хурлык та килер,+
Ә тыйнакларга зирәклек хас.+
3 Намуслыларны үз сафлыклары алып бара,+
Ә мәкерле кешеләрнең хәйләсе үзләрен һәлак итәр.+
4 Ярсу көнендә мал-мөлкәтнең файдасы булмас,+
Тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.+
5 Саф кешенең тәкъвалыгы аның юлын туры итә,
Ә явыз кеше үз явызлыгы аркасында егылыр.+
6 Намуслыларны тәкъвалыклары коткарыр,+
Ә мәкерле кешеләр үз теләкләре тозагына тотылыр.+
7 Явыз кеше үлгәндә, аның өмете юкка чыга,
Үз көченә ышанычы да юк була.+
8 Тәкъва кеше бәладән коткарыла,
Аның урынына явыз кеше эләгә.+
9 Мөртәт үзенең якынын теле белән һәлак итә,
Ә тәкъваларны белем коткара.+
10 Тәкъваларның игелегеннән шәһәр шатлана,
Явызлар һәлак булганда, халык бәйрәм итә.+
11 Намуслыларның фатихасы шәһәрне бөек итә,+
Ә явызларның теле аны җимерә.+
12 Акылга сай кеше үз якынын түбәнсетә,
Ә үткен акыллы кеше дәшми тора.+
13 Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри,+
Ә ышанычлы кеше серне саклый белә.
14 Акыллы җитәкчелек булмаганда, халык газап чигә,
Ә киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә.+
15 Үз өстенә чит кешенең бурычын түләү өчен җаваплылык алучы зыян күрер,+
Ә кул бирешүдән баш тарткан кеше исән-имин яшәр.
16 Ягымлы хатын дан казаныр,+
Ә аяусыз кешеләр байлык туплар.
17 Игелекле кеше үзенә файда таба,+
Ә яман кеше үзенә бәла китерә.+
18 Явызның табышы ышанычсыз,+
Ә тәкъвалык орлыклары чәчүченең әҗере какшамас була.+
19 Тәкъвалык ягында нык торучы кеше яшәр,+
Явызлык артыннан куып яшәүче исә үлем татыр.
20 Мәкерле күңелле кешеләр Йәһвә өчен җирәнгеч,+
Ә саф юлдан йөрүчеләр аның күңеленә хуш килә.+
21 Шикләнмә, яман кеше җәзасыз калмас,+
Ә тәкъваларның токымы котылыр.
22 Акыллылыкны кире кагучы гүзәл хатын-кыз
Дуңгыз борынындагы алтын балдак сыман.
23 Тәкъваларның теләге яхшыга илтә,+
Явызларның өмете ачу чыгара.
24 Берәү юмарт бирә, ләкин аның милке арта бара,+
Икенче берәү саран була, әмма бөлгенлеккә төшә.+
25 Юмарт кеше муллыкка ирешер,+
Башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр.+
26 Ашлыгын сатмый торучыга халыкның ләгънәте төшәр,
Ә иген сатучыны кешеләр фатихалар.
27 Игелек кылырга теләүче Аллаһы хуплавын эзли,+
Ә яманлык кылырга теләүченең башына яманлык төшәр.+
28 Байлыгына таянучы егылыр,+
Ә тәкъвалар яшел яфраклар кебек гөрләп үсәр.+
29 Үз гаиләсенә бәла китерүче кешенең мирасы җил булыр,+
Акылсыз кеше зирәк күңелленең хезмәтчесе булыр.
30 Тәкъваның җимеше — тормыш агачы,+
Башкаларны яхшылыкка күндерүче зирәк була.+
31 Тәкъва кеше җирдә тиешлесен ала икән,
Явыз кеше һәм гөнаһ кылучы тиешлесен бигрәк тә алачак!+